Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Рубрики Газеты на татарском

Укучыларыбызга шигъри бүләк

Иске Йорт-Казан Алда көтә бәйрәмнәр Якынлаша бәйрәм көне - Мөселманнар бәйрәме. Аллаһ ризалыгы өчен Корбан чалыйк, әйдә әле. Догаларны күбрәк укыйк - Сихәт булыр җаныңа. Аллаһка якынайыйк без, Риза булыйк барына. Гөнаһлардан арыныр чак, Кичермәсләр, димә син. Бервакыт тәүбәгә килеп, Изгелекләр эшлә син. ××× Оныгым мәктәпкә бара, Инде планнар кора....

Иске Йорт-Казан

Алда көтә бәйрәмнәр

Якынлаша бәйрәм көне -

Мөселманнар бәйрәме.

Аллаһ ризалыгы өчен

Корбан чалыйк, әйдә әле.

Догаларны күбрәк укыйк -

Сихәт булыр җаныңа.

Аллаһка якынайыйк без,

Риза булыйк барына.

Гөнаһлардан арыныр чак,

Кичермәсләр, димә син.

Бервакыт тәүбәгә килеп,

Изгелекләр эшлә син.

×××

Оныгым мәктәпкә бара,

Инде планнар кора.

Әти-әни, әби-бабай,

Елмаеп карап тора.

Үзеннән зурдыр букчасы,

- Көт мине дә, туктачы.

Кулыңнан тотып барам,

Изге теләктә калам.

Мәктәп янында бәйрәм

Торабыз калып хәйран.

Яңгырады кыңгырау,

Бул син, улым, гел уяу.

Чәчәк тоткан балалар

Алга юллар яралар.

Искә төште балачак,

Оныгыбыз бәйрәме дә,

Күңелемдә калачак.

Зур юлга чыгасың, улым,

Мин теләк теләп калам.

Зур сынаулар сине көтә,

Хәерле юл, сиңа, балам.

Казаным- горурлыгым

Татарстан башкаласы,

Гомер иткән Казаным.

Өч көнгә генә китсәм дә,

Сине сагынып кайтамын.

Казанымда яши минем

Балалар, оныкларым,

Якын күреп кайтып җитә,

Чит илдән кунакларым.

Әй, Казаным, яшәрәсең,

Яшең гел арткан саен.

Яңа йортлар калкып чыга,

Үсәсең син көн саен.

Күп милләтле халыкларны

Алдың син кочагыңа.

Горурланып әйтә алам:

Мең рәхмәт Казаныма.

Чал тарихлы син Казаным,

Тугры бит сиңа халкың.

Бар дөньяга үрнәк булып

Яшә син һәрчак балкып.

Мәдинә МОРТАЗИНА

Питрәч

(Тиханова Анна Макаровна истәлегенә)

Ышанасы килми бу "китүгә"...

Син китмәгән кебек, кайтырсың..!

Салкын җирдә, салкын каберлектә

Ничек түзеп, ничек ятарсың?!

Кошлар да бит ачы өзгәләнә,

Тузгытылган корган оясы.

Каян шундый зәхмәт килеп керде

Күз яшьләрен елга коясы..?

Улың баскан... белми нишләргә дә

"- Әнием, ничек ярдәм итәргә:

Әни, әни", - дип өзгәләнә,

Ничек мөмкин ташлап китәргә?!

Бала белән ана арасында

Нык бәйләмдә сөю эзләре.

Мәңгелеккә сине югалтудан

Моңсу калды улың күзләре!

Күпме көч куйсак та терелтергә,

Күпме тырышсак та яныңда

Шуны белдек, йөрәк белән тойдык -

Кеше көчсез үлем алдында!

Тырыш булдың, хезмәт сөя идең.

Тапкыр идең һәрбер урында.

Ходай бирсен инде җылы урыннарын,

Тыныч ят син җирнең куенында!

Анастасия ДОЛГОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса