Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Яз көне ашарга кирәкле 5 төрле азык

Язга кергәч, аш-су өстәленә ниләр куярга?

1. Цитрус җиләк-җимешләр. Әфлисун, мандарин Яңа ел өстәлендә генә түгел, язгы рационда да булырга тиеш. Моңа өстәп, лимон, помело, грейпфрут кебек җимешләр хакында да онытмагыз. Аларда С витамины күп. Ул исә тән тиресенең матурлыгын, сәламәтлеген саклауда, кан тамырларын ныгытуга ярдәм итә, салкын тиюдән саклый. Цитрусларда пектин күп була. Ә ул организмнан токсиннарны чыгара.

2. Шпинат. Аны теләсә кайсы ризыкка өстәмә буларак кулланырга мөмкин. Шпинат бик файдалы санала. Анда А, Е, С, К витаминнары, каротин, фолий кислотасы һәм башка микроэлементлар бар. Яшь шпинат яфракларыннан салат ясарга, ә катырагын табада май белән кыздырырга була.

3. Пекин кәбестәсе. Клетчатка, тимер, витаминнар, минераллар… Болар барысы да – пекин кәбестәсендә. Аның файдалы үзлекләре организмны, чәч тамырларын ныгыта, йөрәк ритмын көйли, организмны чистарта.

4. Тозлы кәбестә. Биредә В, К, С витаминнары, файдалы бактерияләр күп. Тозлы кәбестәне үзен генә ашамыйча, аңа чөгендер, алма, кызыл борыч, сарымсак өстәп, төрләндерергә мөмкин.

5. Балык. Дөнья диетологлары Омега-3 май кислоталарының төп чыганагы балык дип саный. Кышкы йокыдан уянган организм өчен балыкны рационга кертү бик файдалы булыр. Балык сөякләрне, тешләрне ныгытачак.


Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X