Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Келәмгә 50дән артык көрәшче чыкты

КСШ спорт залында «Ак барс Питрәч» ҖЧҖ призларына «Көрәш» буенча 17 нче шәхсикоманда ачык турниры узды.

Турнирда 2007-2009 елгы яшүсмерләр һәм ир-атлар ярышты. Алар өч авырлык категориясендә көч сынашты. Үз авырлык категорияләрендә җиңүче егетләр: Камил Закиров (30 килограммга кадәр, Мәскәү районы, Казан), Ярослав Лывин (40 килограммга кадәр) һәм Ильяс Гарипов (+40 килограмм, икесе дә Ленино-Кокушкино авылыннан). Гомумкоманда зачетында беренче урында ленинококушкинолылар. Икенче урынны район үзәгенең икенче мәктәбе алды, өченчене – беренче мәктәп. Ир-атлар арасында пьедесталның югары баскычына Илһам Гайфетдинов (70 килограммга кадәр, Мамадыш), Марат Сафин (90 килограммга кадәр, Шәле), Фәрхәт Фәйзуллин (+90 килограмм, «Ак Барс Питрәч») күтәрелде.
Кубокны һәм төп призны «Ак барс Питрәч» командасы яулады. Икенче урында шәлелеләр, өченчедә - Күн командасы. Барлык призерлар да оештыручылардан истәлекле бүләкләр алды. Иң алдынгы яшь көрәшче буларак, Ярослав Лывинга район көрәшчеләреннән һәм ветераннарыннан велосипед тапшырдылар. Сөнгатуллиннар гаиләсе - Рияз, Инсаф һәм аларның әтиләре Марсель берьюлы өч приз алды. Аларның һәркайсы үз авырлык категорияләрендә өченче урынны алды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Сәламәт яшәү рәвеше