Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәч районының спорт яңалыклары

Хоккей һәм волейбол турында

Хоккей. Бу юлы бары тик бер генә җиңүгә ирештеләр

Яр Чаллыда Идел буе федераль округы беренчелеге кысаларында 2010 елда туган яшүсмерләр арасында дүртенче тур уеннары узды. 
«Н» төркемендә чыгыш ясаучы безнең хоккейчылар «Чаллы» хуҗалары командасын 3:1 исәбенә отты һәм «Нефтехимик»ка (Түбән Кама) - 2:3 һәм «Сокол»га (Новочебоксарск) – 0:7 исәпләренә оттырды.


Волейбол. Колайлылар кабат алда

Авыл яшьләре арасында район чемпионатының чираттагы тур уеннары узды. 
Унберенче тур матчлары кабат бик кызыклы узды. «Кулаево» командасы «Конь» командасын 2:0 исәбе белән җиңде һәм кабат 27 очко белән турнир таблицасында югарыда тора. Икенче урында «Богородское» бара, ул бу турда катнашмады. Аларның - 24 очко. Өченче урында – «Янцевары».  «Олимп»ны 2:0 исәбе белән җиңгәннән соң аларның 22 очколары бар –  «Легион» (Шәле) «Старое Шигалеево) командасын 2:1 исәбе белән отты һәм 21 очко җыеп, дүртенче урынны алып тора. 11 турның тагын бер уенында «Кобяково» командасы «Шәле»не җиңде - 2:1.
Шулай итеп, бишенче урында «Олимп» - 18 очко, «Конь» - җиденче, аларның 17 очколары бар, «Кобяково» белән «Шали» 11әр очко җыйды.  «Старое Шигалеево»ның 8 очко.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше