Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Алар тырышлыгы белән өйләребез якты һәм ямьле

    Питрәч электр челтәрләре 1,3 мең квадрат километр мәйданга хезмәт күрсәтә. Челтәр хуҗалыгы күләме - 2650 шартлы берәмлек.

    Хәзерге вакытта Питрәч район электр челтәрләре оешмасында илледән артык кеше эшли. Әлеге оешманың алыштыргысыз җитәкчесе - Александр Пашин. Һәркемнең үз бурычы, үз җаваплылыгы. Кемдер турыдан-туры халык белән диспетчерлык пунктында яки ремонт бригадаларында эшли, кемдер исәп приборлары мониторингы белән шөгыльләнә.

    Районда индивидуаль кулланучылар саны - 13112, Питрәч район электр челтәрләре хезмәт күрсәтә торган учет приборлары - 13339 данә. Алар арта һәм яңара гына. Мәсәлән, быел торак пунктларда яңа электр тапшыргыч линияләре урнаштыруга 413 миллион сум үзләштерелгән.

    - Монда мнемоник схемада (ул бинаның бөтен стенасын биләп тора) безнең районның барлык подстанцияләре эше, аларның актуаль торышы яктыртыла, - ди оператив-диспетчер төркеме баш инженеры Александр Корнилов. Ул безгә диспетчерлык пункты буенча экскурсия үткәрде.

    - Аның торышы даими үзгәреп тора, бу монда килгән мәгълүматка бәйле. Энергия агымын, аның подстанцияләргә бүленешен җентекләп күзәтеп торабыз. Диспетчер пультына басып, подстанция эшен җайларга була. Шулай ук без халык мөрәҗәгатьләрен кабул итәбез, ремонт төркемнәренең урынга баруларын оештырабыз. Кайчандыр үзем дә шундый группада эшләдем.

    Александр Корнилов район электр челтәрләрендә 25 елга якын эшли. Шушы көннәрдә генә булып узган һөнәри бәйрәмдә Александр Федоровичка зур бүләк - "Челтәр компаниясе" ААҖнең мактаулы хезмәткәре" медале тапшырылды. Александр Корнилов әйтүенчә, ул бу эшкә язмыш кушуы буенча эләккән.

    - Шәһәргә төзүчелеккә укырга барган идем, - дип искә ала питрәчле. - Ни өчендер мин тиешле тукталышта төшмәдем. Борылып карасам, каршымда энергетиклар институтын күреп алдым һәм бинага кердем. Анда уку шартлары белән кызыксындым. Уку йортын тәмамлау белән район электр челтәрләренә эшкә урнаштым. Әлеге һөнәрнең җаваплы, эшнең куркыныч булуы беркайчан да куркытмады. Монда иң мөһиме - техника куркынычсызлыгын сакларга кирәк.

    - Бездә электр челтәрләре яхшы хәлдә, соңгы елларда бик күп урыннарда заманча таләпләргә туры китереп реконструкция үткәрдек, ерак авылларда линияләрне алыштырасы бар, алар реконструкция планына кертелде, - дип билгеләп үтте ПРЭС баш инженеры Эдуард Левицкий. - Бригада яхшы эшли, безнең коллектив бердәм һәм эшләренә җаваплы карый. Белгечләр өчен семинарлар, өйрәнүләр, конкурслар еш оештырылып тора. Быел "Челтәр компаниясе" ААҖ филиаллары арасында узган ярышта Юрий Долгов бригадасы үзләренең осталыгын күрсәтте. Алар призлы урын яулады. Алар эштә дә үзләрен яхшы яктан гына күрсәтәләр. Бездә намуссыз, эшләренә җаваплы карамаучылар, очраклы кешеләр озак тоткарланмый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: