Авылларның берсендә планлаштырылган эшләр инде эшләнгән, калган икесендә объектларга материаллар алып кайтканнар.
Хәзерге вакытта Колайда, Профсоюз урамындагы 36 нчы йортта төзүчеләр түбәне алыштырганнар һәм бинаның эченә, подъездларга күчкәннәр. Ә Пановкада (анда капиталь ремонтны ике йортта ясаячаклар) һәм Кощакта әлегә әзерләнү этабын гына үткәргәннәр - материаллар алып кайтканнар. Әлеге авыллардан тыш, программага Питрәчтәге һәм Ленино-Кокушкинодагы берәр йорт кергән.
Эшләрнең төп билгеләнгән төрләре - түбәне, подъезларны, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларын ремонтлау.
Бу турыда тулырак "Вперед" ("Алга") газетасының алдагы санында укыгыз.