Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәч районында беренче сайлаучылар инде сайлау участок бусагаларын атлап керделәр

Бүген 30 участок нәкъ сәгать 8дә үз ишекләрен ачты. Алар кичке 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәкләр.

Бүген безнең районда һәм авылларда иртәдән үк бәйрәм атмосферасы хөкем сөрә. Сайлау участокларына килүчеләрне каршылаучы дәртле музыка якын-тирәдәге барлык кешеләрнең дә кәефен күтәрә. Инде хәзер урамнарда үз участогына ялгыз яки гаиләләре белән ашыгучы кешеләрне очратырга мөмкин. Алар арасында пенсионерлар, ветераннар да шактый. Алар, сайлаучыларның иң актив өлеше буларак, мөмкин кадәр иртәрәк үзләренең гражданлык бурычларын үтәргә - партия һәм кандидатларга тавыш бирергә ашыгалар.

Сүз уңаеннан, бу якшәмбедә питрәчлеләрне күп кенә кызыклы чаралар көтә. Бүген сәгать 11дән район үзәгенең иң матур урыннарында: Җиңү паркында, яшь өйләнүчеләр паркында һәм балалар шәһәрчегендә без парклар һәм скверлар көнен бәйрәм итәчәкбез. Чараның кунакларын Бөек Ватан сугышына, Габдулла Тукайга багышланган интерактив мәйданчыклар, рәсем конкурслары, минифутбол һәм баскетбол буенча бәйгеләр, "Күңелле стартлар" һәм башкалар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса