Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ФОТОРЕПОРТАЖ

Питрәчтә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр

Әлеге вакыйганы берничә мөһим чара белән туры китерделәр.

Бу көнне район мәдәният йортында өч пар - Альберт Миңнеханов һәм Лилия Мөҗипова, Владислав Алексеев һәм Илсинә Кострикина, Дмитрий Новиков һәм Ирина Сафина өйләнеште. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Зимфира Мөхәммәтгәрәева яшь өйләнешүчеләрне сәламләде һәм аларга теләкләрен җиткерде. Безнең район буенча пенсия фонды идарәсе башлыгы Искәндәр Әхмәтҗанов яхшы миссия үтәде - ул тантанага чакырылган әниләргә ана капиталын алуга сертификатлар тапшырды. "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлеге "Ныклы гаилә" проекты буенча, районыбызда яшәүче күп балалы ике гаиләне - Владимировлар һәм Бочкаревлар гаиләләрен котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса