Питрәч районы спорт яңалыклары
Спорт

Питрәч районы спорт яңалыклары

Хоккей һәм баскетбол турында

Илшат Гайсаров фотосы

Хоккей. Рәттән дүртенче җиңү

Питрәч хоккейчылары 2015 елгы яшүсмерләр арасында Идел буе федераль округы беренчелеге кысаларында чираттагы уеннарны үткәрделәр. «Пестрецы-2015» командасы (тренерлары Илшат Исхаков) «В» төркемендә уйный.

Бу юлы безнең егетләр Ульяновскида җирле «Лидер» командасы белән уйнадылар. Беренче көнне питрәчлеләр 3:1 исәбе белән җиңү яулады (безнекеләрдән алкаларны Ранель Сафин, Артур Гаптраупов һәм Эмиль Хөснуллин кертте).

Икенче көнне дә җиңү безнең егетләрдә булды, бу юлы 5:2 исәбе белән (голлар: Артур Гаптраупов, Ранель Миңневәлиев, Ранель Сафин, Владимир Пушков һәм Инсаф Фазлуллин).

Шул рәвешле, питрәчлеләр дүрт матчта да җиңү яулады һәм, 12 очко җыеп, үз төркемендә алда бара. Владимир Пушков иң яхшы бомбардирлар исемлеген җитәкли.

Илшат Гайсаров фотосы

Баскетбол. Беренче турнир узды

«Мишә» спорт комплексында 2011-2012 елгы яшүсмерләр арасында ачык турнир узды. Ярышларда район мәктәпләреннән барлыгы җиде команда катнашты: 1 нче мәктәп, 2 нче мәктәп, Богородское, Ленино-Кокушкино, Көек, Иске Шигали һәм Шәле.

Алар ике төркемдә уйнадылар. Җиңүчеләр финалда чыгыш ясадылар, ә икенче урыннарны алучылар — 3-4 нче урыннар өчен көрәштеләр.

Район үзәгенең беренче мәктәбе командасы финалда шигалилеләрне 17:5 исәбе белән җиңеп, турнирның җиңүчесе булды. Өченче урында – Көек, алар шәлелеләрне 28:12 исәбе белән отты.


спорт Сәламәт яшәү рәвеше