1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Питрәч районында Өлкәннәр ункөнлеге бара
Өлкән буын кешеләре өчен традицион рәвештә концертлар оештырыла, аларга бүләкләр өләшәләр, чәй табыннары әзерлиләр
Бездә барлыгы 9282 пенсионер яши.
Ункөнлек район мәдәният йортында зур концерт белән башланып китте. Озак еллар кулга-кул тотынып яшәгән гаилә парларын хөрмәтләделәр.
Нәкыя һәм Шәүкәт Сафиннар гаиләсенә сентябрь аенда 55 яшь тулды. Тумышы белән алар Арча районыннан. Питрәчкә 1971 елда күчәләр. Хатыны трикотаж производствосында эшли, ә ире экскаватор машинисты була. Алар фикеренчә, мөнәсәбәтләрдә иң мөһиме – үзара аңлашу, сабырлык һәм бер-береңә хөрмәт.
- Әрләштек тә, дуслаштык та, төрле хәлләр булды, әмма без беркайчан да бер-беребезне кадерләүдән, хөрмәт итүдән туктамадык, - ди Нәкыя Хәлиулла кызы.
- Мин, күп вакытымны эштә үткәрдем, хатыным гаилә учагын саклады. Яхшы яшәдек, балаларыбыз киләчәге өчен тырыштык, - ди Шәүкәт Сафинович.
Ир белән хатын ике ул тәрбияләп үстергәннәр, хәзер дүрт оныклары бар.
Мәрзия Кәбирова һәм Салихҗан Габдуллин 65 ел бергә гомер кичерәләр. Алар Аксубай районында мәктәптә укыган вакыттан бирле таныш. Аннары Яңа Чишмә, Чистай, Алабуга, Яшел Үзән, Питрәч районнарында яшәгәннәр. Бик күптәннән Званка авылында нигез корганнар.
- Без яшәү урынын еш алыштырдык, әмма бер-беребезне беркайчан да калдырмадык. Ул кайда булса, мин шунда. булдым, - ди Мәрзия Хамматовна.
- Без үзебезне бәхетле кешеләр дип саныйбыз. Бер-беребезне һәрчак аңладык, балалар үстердек, - дип өстәде Салихҗан Галимҗан улы.
Бу көннәрдә район предприятиеләре һәм оешмалары үзләренең элеккеге хезмәттәшләре турында онытмый. Аларга бөтен коллектив исеменнән җылы теләкләрен җиткереп, бүләк җыелмалары тапшырыла. Район газетасы редакциясе дә читтә калмый. 11 пенсионерыбызга азык-төлек җыелмалары өләштеләр.
- Һәр пенсионер эш урыны буенча җитәкчеләрдән котлау хаты алачак, аларга игътибар күрсәтеләчәк. Эш урынына беркетелмәгәннәргә хәйриячеләр һәм спонсорлардан бүләкләр тапшырылачак, - дип билгеләп үтте район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина.
Өлкәннәр өчен ункөнлек башында чәчтарашханәдә бушлай хезмәтләр оештырылды, ярминкә үткәрелде. Җомга көнне, 9 октябрьдә, район мәдәният йорты янында чираттагы ярминкә узачак, Питрәч буенча такси белән бушлай йөртәчәкләр. 10 октябрьдә өлкән буын вәкилләре 9дан 12 сәгатькә кадәр бассейнга бушлай йөри алачак. Шулай ук ункөнлек ахырына кадәр сугышта катнашучыларны, аларның тол хатыннарын, тыл хезмәтчәннәрен «Алга» газетасына бушлай яздырачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа