Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2024 елдан хәрби табиблар 2 миллион сумга якын бер тапкыр түләнә торган акча алачак

Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

2024 елның 1 гыйнварыннан Россия Хөкүмәте хәрби табиблар һәм медицина персоналына ярдәм күрсәтүне күздә тоткан программа гамәлгә ашыра башлый. Гарнизон медицина учреждениеләренә эшкә килүче табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары 500 меңнән 2 миллион сумга кадәр бер тапкыр бирелә торган компенсацион түләүләр алачак.

Түләүнең күләме хәрби частьләрнең урнашкан җиренә бәйле булачак. Программада медицина югары уку йортларын тәмамлаучылар да катнаша ала. Төп шарт – биш елдан да ким булмаган срокка хезмәт килешүе төзү.

Ерак Төньяк районнары һәм Россиянең Арктика зонасы төбәкләрендә торак пунктлардан читтәге хәрби частьләрдә эшләүче табиблар өчен компенсация күләме - 2 миллион, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары өчен 1 миллион сум тәшкил итә.

Ерактагы һәм барырга кыен булган урыннардагы гарнизон медсанчастьләрендә эшләүче табибларга – 1,5 миллион, фельдшерлар һәм шәфкать туташларына 750 мең сум түләнәчәк.

Башка территорияләрдә торак пунктлардан читтә урнашкан хәрби частьләрдә хезмәт куючы медицина персоналына килгәндә, биредә табиблар – 1 миллион, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары 500 мең сум күләмендә түләүләр алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X