2027 елдан чит ил паспортына балалар турындагы мәгълүматны кертмәячәкләр
Җәмгыять

2027 елдан чит ил паспортына балалар турындагы мәгълүматны кертмәячәкләр

Чит ил паспорты бланкы да үзгәрәчәк.

2027 елның 1 гыйнварыннан балалар турындагы мәгълүматны россиялеләрнең чит ил паспортларына кертү туктатылачак. Карар балигъ булмаган Россия гражданнарына үз чит ил паспортларыннан башка чит илгә керүдән баш тарту очракларының ешаюы белән бәйле. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Элек бирелгән балалар турындагы тамгалы чит ил паспортлары аларның вакыты тәмамланганчы гамәлдә булачак. Эчке эшләр министрлыгында сәфәр алдыннан баланың ата-анасының чит ил паспорты буенча конкрет илгә керү мөмкинлеген ачыкларга, шулай ук тиешле халыкара килешүләр белән танышырга киңәш итәләр.

Чит ил паспорты бланкы да үзгәрәчәк. Анда «шәхси код» һәм «хисап язмасы» графаларын гамәлдән чыгарачаклар. Алар, Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, заманча хокукый киңлектә актуальлеген югалткан.

Моннан тыш, документ тибын белдерүче машина укыла торган код үзгәрәчәк. Аңа икенче латин хәрефен өстәячәкләр: PP – гражданинның чит ил паспорты өчен, PD – дипломатик һәм РО – хезмәт паспорты өчен. Хәзер P, D һәм S тамгалары кулланыла.