Эшнең нечкәлекләре әлегә билгеле түгел
Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Илшат Габделхаев тоткарланды. Ул коррупцион җинаять кылуда шикләнелә. Эшнең нечкәлекләре әлегә билгеле түгел.
2019 елның ноябреннән Илшат Габделхаев Актаныш районы башкарма комитетын җитәкли. 2022 елның сентябрендә район башлыгы урынбасары итеп билгеләнә.