Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алексей Чукуров: «Студент вакытта тормышым вакыйгаларга бай булды»

Атказанган тренер, Ленино-Кокушкино мәктәбенең физкультура укытучысы студент булган вакыттагы хатирәләре белән уртаклашты

Алексей Чукуров:

– 1981-1985 елларда Волгоград дәүләт физкультура институтының Казан филиалында, хәзерге Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында белем алдым. Мин яхшы укыдым, югары уку йортына училищедан кызыл диплом белән килдем, беренче имтиханны бишкә тапшырдым һәм шунда ук кабул иттеләр. Ул вакытта тормышым вакыйгаларга бай булды. Өч ел мин студентлар төзелеш отрядына йөрдем. Без Казанда Чишмәледә су каналы ясадык, Әстерханда баржаларга помидор төядек.
Ул вакытта егетләр белән нык дуслаштык, без утыз кеше идек, әлегәчә аралашабыз. Тулай торакта бергә яшәвебез безне берләштерде, үзара мөнәсәбәтләребезне ныгытты. Без вакытны күңелле үткәрдек, кичләрен дискотекалар оештырдык. Шулай ук тәртип тә сакладык, аны үтәмәсәләр, студентка хәтта институттан чыгарылу куркынычы яный иде.
Спорт белән актив шөгыльләндем – күп төр ярыш, футбол, чаңгы ярышлары, йөзү. Ярышларда катнашып, бөтен Татарстанны йөреп чыктык, Свердловск, Смоленск, Төмән, Чабаксарда булдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса