Атна ахырында Татарстанда кар һәм буран көтелә
Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Ялларда Татарстанда көнбатыштан килгән циклон тәэсирендә һава шартлары кабат үзгәрәчәк.
Шимбә, 11 февральдә, республикада урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә фаразлана. Төнлә һава температурасы -8..-13 градус, көндез -3..-8 градус була.
Якшәмбе, 12 февральдә, явым-төшем ихтималы аз. Бераз кар көтелә. Урыны белән шулай ук буран булырга мөмкин. Җил көньяктан уртача тизлектә фаразлана. Һава температурасы элеккечә калачак, төнлә -8..-13 градус, көндез -3..-8 градус.
Метеорологларның якынча мәгълүматлар буенча, дүшәмбе һәм сишәмбе, 13 һәм 14 февральдә, Татарстанда вакыты белән кар яварга, шулай ук буран булырга мөмкин.
«Температура режимы сизелерлек үзгәрмәячәк», - дип ачыклык кертә синоптиклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа