Әтнә районында бруцеллез аркасында 5 мең баш терлекне юк итәргә планлаштыралар
Җәмгыять

Әтнә районында бруцеллез аркасында 5 мең баш терлекне юк итәргә планлаштыралар

Чир шуның белән куркыныч - ул хайваннан кешегә күчәргә мөмкин.

Әтнә районында Тукай хуҗалыгындагы терлекләрдә куркыныч йогышлы чир - бруцеллёз табылган. Бу - республикадагы иң зур предприятиеләрнең берсе, Әтнәдә дә иң зурысы булып санала.

Монда 5 мең 700 сыер бар. Авыруны бүгенгә шуларның 600ендә ачыклаганнар. Хәзер хуҗалыкта һәм авыл җирлегендә - карантин игълан ителгән. Терлекләрне сатарга да, читтән китерелгәннәрне алырга да ярамый. Чир шуның белән куркыныч - ул хайваннан кешегә күчәргә мөмкин. Ә кешедән - кешегә йокмый! Хәзер хуҗалыктагы бөтен терлекләрне юк итә башлыйлар.


Чыганак