Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Азат Хәбибрахманов: «Һәр җинаятьнең дә эзе кала, аны күрә белергә генә кирәк»

Быел Россия Эчке эшләр министрлыгы системасында тикшерү бүлекчәләре оештырылуга 60 ел тула. 6 апрельдә аларның хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр, бу юлы юбилей көне белән бергә.

Бүлек башлыгы, подполковник Азат Хәбибрахманов сүзләренчә, идеаль җинаятьләр булмый.

– Ничек кенә булмасын җинаять эзе барыбер кала. Тикшерүчеләрнең бурычы – аларны табу һәм җинаятьченең гаебен исбатлау. Безнең һөнәребез – авыр, катлаулы эшләр, өйгә соң кайту, төнге чыгулар... Соңгы елларда безнең хезмәт күп үзгәрешләр кичерде, әмма безнең хезмәтебездә хезмәткә тугрылык, законга буйсыну үзгәрешсез кала. Тикшерү органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм һәм аларга ныклы сәламәтлек, яңа һөнәри җиңүләр һәм казанышлар, туганнарына һәм якыннарына сабырлык телим, – дип сүзен йомгаклады ул.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча тикшерү бүлегендә 8 кеше эшли. Коллектив составы кечкенә булуга карамастан, алар барлык урлауларны, талауларны, көнкүреш җинаятьләрен, наркотикларның законсыз әйләнешен, сәламәтлеккә авыр зыян һәм үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәтләрен тикшерәләр. Шулай ук Казан шәһәре бүлекчәләренең тикшерү хезмәте хезмәткәрләре эшенә дә алыналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса