Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бакчачы питрәчлеләргә ачык грунтта кыяр үстерү серләрен сөйләде

Чыты авылыннан бакчачы Надежда Фәхретдинова киңәшләре

- Кыяр яктылык һәм җылылык ярата. Шуңа күрә аны ачык грунтка җир җылынгач утыртырга кирәк. Гадәттә, 11 июньнән соң утыртырга була. Кыяр иртә, уртача һәм соң өлгерешлегә бүленә. Иң яхшысы - барлык төрләрен дә утырту, ул чакта кыяр уңышы сезон буе диярлек, октябрьгә кадәр булачак.
Аны утырту өчен кояшлы урын сайлагыз, элек бу урында томат, борыч, баклажан үскән булса бигрәк тә яхшы. Миндә алар янәшә үсәләр. Тик кабак культуралары янында утыртмагыз. 
Орлыкларны грунтка утыртабыз. Кечкенә генә чокырчыклар ясыйбыз, бераз су сибәбез, җир белән күмәбез һәм яңадан су сибәбез. Су сибү – мөһим момент, бер генә очракта да җирнең артык кибүенә юл куймагыз. Әгәр көн бераз салкынайтса, орлыклар үсүен туктатып торачак, ә аннары тиз арада үсә башлаячак. Кыяр җирдә үссен өчен, аларны бәйләп куярга була. 
Иртә өлгергән кыяр инде 20-30 көннән соң уңыш бирә башлый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса