Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бакчачы питрәчлеләргә бакчаны эшкәртү буенча киңәшләр бирде

Мондый һава торышында үсемлекләргә аерым тәрбия кирәк

“Һава шартлары аркасында безнең үсемлекләр зыян күрә. Нәкъ менә хәзерге вакытта бакчага ярдәм кирәк. Андагы җиләкҗимеш куакларын һәм агачларны табигый адаптоген белән эшкәртү мөһим. Ул һава температурасы уйнаганда, бик салкын яки эссе булганда, бик яхшы булыша. Барлык куаклар, агачлар, җиләкләр һәм үсентеләргә сиптереп чыгыгыз. Барысын да инструкциядә язылганча эшләгез, һәр культураның үз схемасы бар. Шулай ук хәзер чәчәк ата торган агачларга һәм үсентеләргә бор кислотасы сиптерү дә бик яхшы. Тамырдан тукландыруны да, сиптерүне дә башкарырга була. Концентрация - 10 литр суга 10 грамм. Бор кислотасы яшь үсентеләргә бик файдалы, җиләк-җимештәге витаминнар күләме арта, үсемлекләрнең начар шартларга каршы торучанлыгы да арта. Чәчәкләргә яфракларын яндырмас өчен, болытлы көнне сиптерергә кирәк”, - дип сөйләде Чыты авылы бакчачысы Надежда Фәхретдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса