Балаларга айлык түләүләр хәзер өч яшькә кадәр түләнәчәк
2020 елдан беренче балага айлык федераль түләү элеккеге кебек яшь ярымга кадәр түгел, ә өч яшь тулганчы түләнәчәк. Моннан тыш, пособиеләр алучылар өчен гаиләнең җыелма кереме 1,5 тән ике яшәү минимумына кадәр арттырылган. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Рәшидә Сәхәбиева газетаның баш мөхәррире Ольга Шәриповага түләүләр күләме һәм шартлары турында сөйләде.
- Иң төп сорау: мондый түләүләр кемгә тиеш?
- Әлеге түләүгә җан башына уртача керем, ягъни гаиләнең бер әгъзасына керем 20170 сумнан артмаган һәм беренче бала туган гаиләләр дәгъва итә ала. Балалар һәм пособие алучылар Россия Федерациясе гражданнары булырга тиеш. Әлеге түләүләрне алар бала өч яшькә җиткәнче алачак. 2018 елның 1 гыйнварыннан Президент түләвен алучыларның гомуми саны безнең район буенча 293 кеше.
- Владимир Путин кушуы буенча беренче һәм икенче балага яшь ярым булганчы акчалата түләү билгеләнгән иде. "Путин түләүләрендә” нинди үзгәрешләр бар?
- Беренчедән, "Путин" пособиеләрен билгеләгәндә ихтыяҗ критерийлары күтәрелде – Татарстан Республикасында эшкә яраклы халыкның яшәү минимумы күләме 1,5 тапкырдан 2 тапкырга кадәр артты. 2020 елга кадәр балага айлык түләүләр 1,5 яшь тулганчы билгеләнгән иде. 2020 елдан беренче балага пособиене сабыйга өч яшь тулганчы алырга мөмкин булачак. Беренче бала тууга яки уллыкка алынуга бәйле рәвештә, айлык түләү күләме киләсе елда 9373 сум тәшкил итәчәк. Яшь гаилә өчен мондый айлык түләү, һичшиксез, зур ярдәм булачак.
- Гаризаны кайчан тапшырырга?
- Гаризаны теләсә кайсы вакытта тапшырырга була: 2019 елда балага 1,5 яшь тулганчы яки 2020 елдан — балага өч яшь тулганчы. Әгәр бала туганнан соң алты ай дәвамында гариза бирсәң, пособие аның туган көненнән үк билгеләнәчәк һәм берничә ай эчендә түләнәчәк. Гариза белән соңрак мөрәҗәгать итсәң, ай саен түләү мөрәҗәгать иткән көннән билгеләнә. Гариза бирү өчен паспорт, бала туу турында таныклык, гаилә әгъзаларының керемнәре турында белешмә (мөрәҗәгать иткән айдан алдагы 12 ай өчен). Гаилә составында эшсезләр булса, хезмәт кенәгәсен бирергә кирәк. Түләү билгеләү өчен гаризаны социаль яклау органнарына тапшырырга кирәк.
Республикада авыл җирлегендә яшәүче 25 яшькә кадәрге хатын-кызлар өчен «авыл» түләүләре кертелде, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче бала туган очракта - 50 мең сум һәм өченче бала әниләре өчен - бер тапкыр 100 мең сум күләмендә акча бирелә. Әлеге социаль ярдәм чарасыннан безнең районда бүгенге көндә беренче баласын тапкан 100 хатын-кыз һәм өченче баласы туган 23 хатын-кыз файдаланган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча 2020 елның 1 гыйнварыннан республикада аз керемле гаиләләргә ярдәм итү буенча өстәмә чаралар кертелә. Беренчедән, яшәү минимумыннан түбән керемле күп балалы гаиләләр балалар бакчасы өчен түләүдән азат ителәчәк. Икенчедән, керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр өч яшькә кадәрге балага ел саен дару чаралары сатып алу өчен 10 мең күләмендә электрон сертификатлар алачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа