Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык тотканда югалган питрәчлене участковый коткарган

Татарстан Республикасы буенча Эчке Эшләр Министрлыгы пресс-хезмәте мәгълүматлары буенча, ир-ат Балык Бистәсе районы буенча Россия Эчке Эшләр Министрлыгы бүлеге дежурлык частенә шалтыратып, ярдәм сораган.

Соңрак Виктор исемле югалган балыкчы ТР буенча Эчке Эшләр Министрлыгының ышаныч телефонына шалтыратып, Балык Бистәсе районы буенча Россия Эчке Эшләр Министрлыгы бүлеге участок вәкиле Рушан Шәфигуллин адресына рәхмәт сүзләре белдергән.

Виктор үзенең танышы белән Балык Бистәсе районына балыкка киткәнен сөйләгән. Кич белән снегоходта йөрергә карар кылган. Әмма бик тиз караңгы төшкән, һәм ул җирлектә юл таба алмый башлаган. Өшим, дип куркып, Виктор полициягә шалтыраткан.

Бу хәбәр полициянең участок вәкиле лейтенанты Рушан Шәфигуллинга тапшырылган. Ул югалган кеше белән элемтәгә кергән, җирлекне тулырак итеп сурәтләвен сораган. Югалган кешенең Урахча авылыннан ерак булмаганын аңлагач, участковый авыл кешесеннән снегоход алып тора һәм ир-атны эзләргә чыга. Хокук сакчысы югалган кешене кимендә бер сәгать эчендә эзләп таба. Полиция хезмәткәре ир-атка танышлары янына барырга ярдәм итә, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке Эшләр Министрлыгы пресс-хезмәте.

Виктор әйтүенчә, әгәр дә полиция хезмәткәре аның үтенеченә шулай тиз тәэсир итмәгән булса, ул Кама ярында өшеп үлгән булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрђч, полиция