Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөек Ватан сугышында катнашкан Михаил Васильевич Козлов бүген үзенең туган көнен билгеләп үтә

Ветеранны туган көне белән район башлыгы Илһам Кашапов котлады.

Аңа быел 94 яшь тулды.

1944 елда армиягә чакырыла, аңа 1951 елга кадәр хезмәт итәргә туры килә. Хезмәт итү урыны һава-десант гаскәрләре була. Десантчы буларак ул 40 тапкыр күктән сикерә.
Өйгә кайткач, бөтен гомерен балаларга багышлый, укытучы булып эшли, туган авылы Янсуар мәктәбендә химия, биология һәм  немец телен укыта. Хәрби вакытта аңа Эстониядә конвоир булып эшләргә туры килә, ул немец хәрбиләрен озата. Шунда чит телне өйрәнә дә инде.
Бүгенге көндә ветеран Питрәчтә яши.

Барысы да бар, яхшы фатирда яшим. Хәзер тормыш итү бөтенләй башкачача», - ди Михаил Васильевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса