Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең районда региональ юлларның дүрт участогында ясалма яктырткычлар урнаштырыла

Урамда көндез генә түгел, төнлә дә якты булуы һәркем өчен уңайлы. Бигрәк тә машиналар йөри торган җирләрдә. Юл-транспорт һәлакәтләре шул исәптән юлның күренмәве аркасында да килеп чыга.

Осиново бистәсендә Ленино-Кокушкино ягына таба 850 метр арада юл буенча яктырткычлар барлыкка киләчәк. Хәзерге вакытта  монда эшләр бара. Җирле халык та эшнең нидә икәнен аңлап алды инде.

- Без кич белән эштән кайтканда, электр хезмәткәрләренең ничек эшләвен күрдек. Тиздән яктырткычлар барлыкка киләчәген аңладык, - ди Әнисә Егорова. – Моңа бик сөендем, чөнки  һәрчак юл читеннән балалар белән барган җәяүлеләр өчен борчыла идем. Караңгыда аларны күреп булмый иде, - дип сөйләде ул һәм зур рәхмәт белдерде. Шулай ук Салкын Чишмәдә – тукталыштан Бутырка авылына таба 350 метр арада шундый ук яктырткычлар урнаштырылачак. Әлеге юл янында берничә йорт урнашкан. Аларның берсендә яшәүче Лилия Касыймова ике яшьлек бала белән урамда еш йөри.

Шулай ук ул күптән түгел машина белән йөри башлады. Без  яшь ана-автолединың  бу турыда фикерен белдек. - Әйбәт булачак, юлның машиналар йөри торган  өлеше яхшырак күренәчәк, - ди ул.

- Ленино Кокушкинода да күпердә яктырткычлар куелса, бик әйбәт булыр иде әле. Кичләрен йөрергә бик куркыныч, - дип уртаклашты ул безнең белән.

Салкын Чишмә һәм Осиновода октябрь ахырына кадәр урам уты урнаштырылачак.

Салмачыдан Көеккә таба дүрт километр юл арасында шундый ук эшләр тәмамланган инде. Шулай ук Пановка торак пункты аша узучы юлда да яктырткычлар урнаштырылган. Бу ара 900 метр тәшкил итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса