Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең районнан өч проект ярдәм алачак

Казанда "Ритэк" ачык җәмгыяте үткәргән "Лукойл" ГАҖ VIII социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы нәтиҗәләрен игълан иттеләр.

2010 елдан республиканың күп кенә социаль оешмалары һәм учреждениеләре үз инициативаларын гамәлгә ашыруга средстволар алдылар. Бары тик быел гына 196 проект җиңүче һәм грант яулаучы булды. Алар арасында питрәчнекеләр дә бар.

Приз фонды 30 миллион сум булган конкурс башлану турында язын игълан иттеләр. Катнашу өчен 700гә якын оешма заявка бирде. Конкурс катнашучылары проектларны өч номинациядә әзерләде: "Экология", "Рухият һәм мәдәният" һәм "Спорт". 2017 ел Россиядә Экология елына багышлануына бәйле, тирә-юньне саклауга бәйле проектларга аеруча игътибар бирделәр. Башка юнәлешләрдә дә лаеклы конкурс эшләре байтак билгеләнде, хәзер авторлар аларны чынга ашыра алачак.

Татарстан территориясендә VIII социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында "Лукойл" ҖЧҖ президенты Вәгыйть Алекперов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Питрәчлеләр өч Диплом белән әйләнеп кайттылар. Ике проект район үзәгендә гамәлгә ашырылачак, һәм тагын берсе - Колайда. "Рухият һәм мәдәният" номинациясендә "Кайгырту" мобиль иҗат студиясе" проекты белән "Кайгырту" социаль үзәк хезмәткәре Лилия Золина җиңүче булды.

- Хәзер без дәресләрне, мастер-классларны төрле җирлекләрдә үткәрү өчен күчмә арт-студия оештыра алачакбыз, бар да җыйнак һәм уңайлы булачак, - ди автор. - Балалар һәрвакыт бик теләп шөгыльләнәләр, ә болай без тагын да күбрәк яшүсмерләрне иҗат белән мавыктыра алачакбыз.

"Экология" номинациясендә ике проект бүләккә лаек булды - "Шатлык" социаль приютының "Хыялым бакчасы" (авторы булып тәрбияче Лидия Дементьева чыгыш ясады) һәм Колай авыл китапханәсе директоры Наталья Хоменконың "Берегиня" экопатруле".

"Шатлык" приюты җитәкчесе Резеда Хәлилова сөйләвенчә, приют тәрбияләнүчеләре тәрбиячеләр белән бергә "Хыялым бакчасы"н приютта дәвам ителгән "Бергә булдырабыз" проекты кысаларында утыртачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: проект