Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген – егетләр, иртәгә - солдатлар

Быелгы көзге чакырылыш барышында Питрәч районыннан хәрби хезмәткә 26 егет китәчәк. Шушы көннәрдә аларны Питрәч мәдәният йортына җыйдылар. Анда тантаналы озату кичәсе үтте.

Тамаша залы булачак солдатларның туганнары, дуслары, мәктәп укучылары белән тулы. Тантаналы марш астында егетләр залга керде. Аларны район хәрби комиссары Владимир Гузич тәбрик итте. Ул Россия Федерациясе Президентының хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турындагы Указын укыды. Анда: "18 яшьтән 27 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнарын 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр хәрби хезмәткә чакыруны тормышка ашырырга",дип язылган иде. Указны укыганнан соң ул булачак солдатларга исән-имин хезмәт итеп кайтуларын теләде. Питрәч егетләренең беркайчан да район йөзенә кызыллык китермәвен, алар хезмәт иткән урыннардан әти-әниләренә бары яхшы хәбәрләр генә килеп торуын әйтеп үтте.
Егетләргә шулай ук район җитәкчелеге вәкилләре, кеше хокуклары буенча җәмәгать уполномоченные ярдәмчесе Эльгиза Фәйзуллина да үз теләкләрен җиткерде. Ул аларга хәрби хезмәткәр белешмәсен күрсәтеп:
- Биредә сезнең хокукларыгыз һәм гарантияләрегез... Шулай ук кирәге чыккан очракта, биредә сезне яклый алырлык кешеләрнең телефон номерлары да бар, - диде.
Шулай да кеше хокуклары буенча җәмәгать уполномоченные ярдәмчесе андый ярдәмнең аларга кирәге чыкмыйча, барысының да өйләренә исән-имин кайтуларына, яхшы хезмәт итәчәкләренә ышанычын белдерде.
Соңыннан булачак Ватанны саклаучылар сәхнәгә күтәрелде. Аларга тантаналы шартларда район башлыгының истәлек бүләкләре - сәгатьләр тапшырылды.
Соңыннан район мәдәният йорты хезмәткәрләре егетләр өчен зур концерт тәкъдим итте. Шулай олылап озатулары өчен булачак солдатларның да, ата-аналарының да бик тә күңелләре булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X