Питрәч районында һава температурасының +20 градуска кадәр күтәрелүе көтелә
Җәмгыять

Питрәч районында һава температурасының +20 градуска кадәр күтәрелүе көтелә

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Бүген, 14 октябрьдә, Питрәч районында антициклон алып килгән аномаль җылы һава торышы сакланачак.

Кабат алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Сизелерлек явым-төшем фаразланмый.

Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә искән җилнең көндезге сәгатьләрдә кайбер урыннарда 12 метрга кадәр җитәчәк.

Җылы төннән соң (+5..+10 градус) төбәктә һава температурасы көндез +20 градуска кадәр күтәреләчәк.