Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бүген Питрәчнең ЗАГС хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Аларның эше никахлар теркәү белән генә чикләнми. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан аларның эшчәнлеге турында тулырак сөйләрбез.

ЗАГС бүлегендә кеше туу, үлү, аерылышу, исем үзгәртү, аталыкны билгеләү, уллыкка алу теркәлә. 2021 ел өчен иң кызыклы мәгълүматларга һәм саннарга тукталып үтик.
 

МӘХӘББӘТЕГЕЗ ГОМЕРЛЕК БУЛСЫН

Никахны теркәү өчен  яшәү урыны буенча кайда теркәлгән булуы мөһим түгел. Ягъни гашыйклар теләсә кайсы ЗАГС бүлегендә никахлаша ала, питрәчлеләр еш кына Казанны сайлый. 
Безнең район мәдәният йортында 152 пар язылышкан. Елның җылы вакытында күпләр күчмә теркәү хезмәтеннән файдалана, һәм аларның никахлашу тантанасының тантаналы өлеше табигатьтә уза. Традиция буенча, туйны җәйге чорга билгелиләр. Быел август аенда гаилә коручылар күп булган, барлыгы 28 пар никахларын теркәгән.
Шул ук вакытта берәүләр өйләнә, икенчеләре аерылыша. Аерылышу өчен 127 гариза кергән. “Характерлар белән туры килмәдек”, еш кына аерылышуларының сәбәбен  шулай аңлата парлар. 13 пар үзләре теләп аерылышкан. Икенчеләре судка мөрәҗәгать итә, алар милек бүлешә, уртак бала кем белән калачагын һәм башка бәхәсле мәсьәләләрне хәл итә.  


СЕЗНЕ ӘТИ-ӘНИ БУЛУЫГЫЗ БЕЛӘН КОТЛЫЙМ

Районда бала тудыру йорты юк, шуңа күрә сабыйлар районнан читтә туа. Питрәчнең  йөкле хатын-кызларын бала табарга  Казанга җибәрәләр. Яшь әниләрнең баланы хастаханәдә теркәү мөмкинлеге бар, алар моннан бик теләп файдалана. 
Питрәч муниципаль районы ЗАГС идарәсендә 132 балага туу турында таныклык тапшырылды, шуларның 68е – кыз бала, 64е - малай. Балаларына үзенчәлекле исемнәр кую күзәтелми. Мөгаен, иң киң таралганнары - София, Егор, Марк, Тимур, иң сирәк очрый торганнары Есения, Айлин, Раян. Ата-аналар 70 ел элек популяр булган исемнәр,  мәсәлән, Варвара, Мәрьям исемнәрен ешрак сайлый башлаган. 


ЗАГС ЭШЕ ТУРЫНДА

Быел безнең район бүлегендә 1000нән артык гражданлык хәле актлары язмасы теркәлгән. Алар белән 2 хезмәткәр -  бүлек башлыгы Рәшидә Сәхәбиева һәм белгеч Ләйсән Фадеева шөгыльләнә. Шунысы кызык, ЗАГС архивтагы барлык документларны да нәкъ 100 ел саклый. Аларны халык мөрәҗәгате буенча архивтан эзлиләр, бу да күп вакыт таләп итә.  

Кеше безгә шатлыклы вакытында да, кайгылы вакытында да килә. Шуңа күрә безнең һөнәребез игелеклелек, игътибарлылык һәм сизгерлек таләп итә. Чөнки безгә килүчеләр белән төрле темаларга аралашабыз, аларның күп санлы сорауларына җавап бирәбез, кайвакыт  бу бер дә җиңел булмый. Уңайдан файдаланып, барлык ветераннарны һәм хәзерге хезмәттәшләрне бәйрәм белән котлыйм һәм зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм, барыгызга да сәламәтлек һәм уңышлар телим, - диде Рәшидә Рәшидовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса