Бизнесменнар эшләми торган көннәргә субсидия ала алалар
Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Безнең материалдан укыгыз.
Субсидия түбәндәге очракларда бирелә:
- оешма яки эшмәкәр 10 июльгә кадәр кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының Бердәм реестрына яки социаль яраклашкан коммерцияле булмаган оешма реестрына кертелгән булса;
- сез Россия икътисадының аеруча зыян күргән тармакларына карыйсыз икән;
- сез ликвидация процессында яки банкротлык чигендә булсагыз;
- 1 июльгә сезнең бурычыгыз 3 мең сумнан артык булса.
Субсидияне исәпләү түбәндәгечә башкарыла:
- юридик затлар һәм социаль яраклашкан коммерцияле булмаган оешма өчен: июнь аенда хезмәткәрләр санына минималь хезмәт хакы күләменә тапкырлап;
- хезмәткәрләре булган шәхси эшмәкәрләр өчен: июнь аенда хезмәткәрләр санын минималь хезмәт хакы күләменә тапкырлап, бергә арттырып (+ шәхси эшмәкәр);
- ялланган хезмәткәрләре булмаган шәхси эшмәкәр өчен субсидия күләме минималь хезмәт хакы күләменә тиң. Минималь хезмәт хакы 12792 сум.
Июнь аена хезмәткәрләр саны агымдагы елның 1 яртыеллыгында «Иминият кертемнәре буенча исәп-хисап» нигезендә билгеләнә. Субсидияне бер тапкыр бирәләр.
Гариза 15 декабрьгә кадәр оешманың урнашу яки шәхси эшмәкәрне теркәү урыны буенча салым бүлегенә җибәрергә мөмкин. Ул телекоммуникацион элемтә каналлары буенча яки юридик затның яки индивидуаль эшмәкәрнең шәхси кабинеты аша тутырыла һәм электрон формада бирелә. Шулай ук аны почта аша да җибәрергә мөмкин.
Россия Федераль салым хезмәте сайтында субсидиягә гаризаны кәгазьдә формалаштырырга мөмкинлек бирүче сервис бар. Ул 5 эш көнендә каралачак. Әгәр барлык шартлар да үтәлгән икән, түләү өч эш көнендә башкарылачак. Бу хакта салым түләүчегә гариза бирелгән ысул белән хәбәр ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа