Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Макаров фронтта да, тылда да алдынгы булган
Җәмгыять

Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Макаров фронтта да, тылда да алдынгы булган

Алексей Макаровка 1943 елның августында 17 яшь тула, ә ноябрьдә аны фронтка алалар. Аның гаиләсеннән өч ир-ат фашистлар белән сугышта була. Аңа кадәр сугышка әтисе һәм абыйсы китә.

Алексей Петрович 1944 ел ахырында 198 нче мото-укчы дивизиясенең аерым батальоны белән бергә Польшага күчерелә. Монда Висла елгасын кичеп, Варшава өчен сугышта катнаша. Яралана, әмма госпитальгә бармый, частьта калырга карар итә. Кече сержантлар мәктәбенә укырга җибәрелә.

Аңа, гомумән алганда, 1951 елга кадәр 7 ел хезмәт итәргә туры килә. Өйгә ул ялгызы кайта. Әтисе һәлак була, абыйсы сугыш машинасында янып үлә.

Шуннан соң ул тыныч тормышка кайта. Көненә ике гектар җир сукалый. Ветеринар фельдшер белгечлеге ала. Элекке фронтовик кайда гына булмасын, намус белән тулы куәткә эшли. Соңгы 20 елда лаеклы ялга чыкканчы "Шигалеевский" совхозында бригадир булып хезмәт куя. Ул эшләгән бригада 20 ел алдынгы була.

Бригадир дүрт тапкыр "Бишьеллык җиңүчесе" билгесен ала, Кызыл Байрак ордены, почет билгесе, грамоталар белән бүләкләнә, Татарстан, район алдынгыларының слетында катнаша. Шулай ук ул Бөек Ватан Ордены, "Батырлык өчен", "Германияне җиңгән өчен" медальләре һәм юбилей медальләренә ия була.

Алексей Макаров тормыш иптәше белән 71 ел бергә яши. Узган ел аларга «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале бирелде. Алар янында, яхшы йорт төзеп, уллары яши. Ул карт әти-әнисен карый.