Бүген Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә
Безнең районда авыл хуҗалыгы тармагы актив үсеш ала
2022 елның 8 аенда район буенча авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең акчалата кереме 2 миллиард 469 миллион сум тәшкил иткән, бу узган ел дәрәҗәсенә карата 118 процент.
Акчалата табышның төп өлеше «Ак Барс» кошчылык комплек - сы һәм «Ак Барс-Питрәч» хуҗалыгыннан керә. Шулай ук бу предприятиеләрдә эшләүчеләр иң югары хезмәт хакы ала. Районның агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 42999 сум тәшкил итә, - дип сөйләде авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе башлыгы Илнар Хафизов.
Районда чәчү мәйданы 57,74 мең гектар тәшкил итә. Бөртекле һәм кузаклы культуралар – 58,5 процент, техник культуралар – 14 процент, азык культуралары – 26,89 процент тәшкил итә.
Районда бөртекле культураларны җыю төгәлләнде. Тулаем уңыш 105,39 мең тонна тәшкил итте, гектардан уртача уңыш чыгышы 31,6 центнер. Бөртеклеләрнең уңышы буенча яхшы күрсәткечләр «Шәле-Агро» хуҗалыгында – анда гектарыннан 40,3 центнер уңыш җыеп алдылар, – дип йомгак ясады Илнар Рамил улы.
Катнаш Силос әзерләү дәвам итә. Хәзерге вакытта барлыгы 28 мең тонна әзерләнгән, силоска кукуруз 1863 гектарның 1324 гектарында җыеп алынган. Шулай ук хәзерге вакытта техник культураларны һәм бәрәңге җыеп алу да ахырына якынлаша. Аграрийларның кукуруз һәм көнбагыш җыеп аласы бар әле. 2023 ел уңышы өчен 9390 гектарда көзге культуралар чәчелгән: арыш, бодай, тритикале, уҗым шепкәне. Кырларда көзге эшләр тәмамланып килә. Әмма кышын да авыл хезмәтчәннәре эшсез тормый. Техниканы ремонтларга, киләсе сезонга әзерләргә кирәк.
Районның терлекчелек буенча күрсәткечләре дә куандыра. 19026 тонна сөт савылган, бу узган ел белән чагыштырганда 203 тоннага артыграк һәм 101 процент тәшкил итә. 26320 тонна ит җитештерелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 250 тоннага күбрәк, – дип хәбәр итте Илнар Хафизов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа