Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бүген, 13 октябрьдә, Питрәч районында антициклон китергән аномаль җылы һава торышы сакланачак.
Республикада яңадан алмашынучан болытлы һава көтелә. Сизелерлек явым-төшем булу ихтималы аз.
Көньяк-көнбатыш һәм көньяк җилнең көче көндезге сәгатьләрдә секундына 12 метр тизлеккә кадәр көчәячәк.
Җылы төннән соң (5-10 градус нульдән югарырак) төбәк буенча һава тәүлекнең якты вакытында +18...+20 градуска кадәр җылыначак.