Хоккей, мини-футбол һәм волейбол турында
Питрәч яшүсмерләр командалары Идел буе федераль округы беренчелеге кысаларында чираттагы уеннарны уздырдылар.

«Пестрецы-2013»: төркем лидерыннан ике җиңелү
«Пестрецы-2013» командасы (тренерлары Александр Евграфов һәм Константин Игнатьев) «А» төркемендә турнирның лидеры — Казанның «Ак Барс» командасы белән уйнады.
Хуҗалар көчлерәк уйнадылар һәм ике матчта да җиңү яуладылар. Беренче көнне – 8:1 исәбе белән (алканы Әскәр Латыйпов кертте). Икенче көнне исәп яңадан «Ак барс» файдасына булды – 7:1 (Айзат Сәйфуллин).
«Пестрецы-2015»: Новочебоксарскида буллитлар буенча җиңү
«В» төркемендә уйнаучы «Пестрецы-2015» командасы (тренерлары Илшат Исхаков) шулай ук читтә — Чувашиядә «Сокол» командасы (Новочебоксарск) белән уеннар үткәрде. Беренче уенда безнең егетләр алда бардылар, ләкин 47 нче минутта 35 секунд эчендә рәттән өч алка керттерделәр һәм нәтиҗәдә оттырдылар — 2:6. Безнекеләрдән алкаларны Ризван Минаваров һәм Владимир Пушков кертте.
Икенче матчта безнең хоккейчылар матчтан соңгы буллитлар сериясендә җиңүгә ирештеләр – 7: 6. Төп вакыт 6:6 исәбе белән тәмамланды. Алкаларны Богдан Гөлбин (2 гол), Ранель Сафин, Ранель Миңнувәлиев, Әмирхан Абдуллин һәм Дмитрий Точилин кертте.
«Феникс»: «Татар Кубогы»нда бишенче урын
Питрәчнең иң яшь «Феникс» командасы (2019 елгы, тренерлары — Сабир Янов) Яшел Үзәндә узган «Татар Кубогы» турнирында чыгыш ясады.
Питрәчлеләр 5-8 нче урыннар өчен уйнадылар һәм «Нефтехимик-2»не (Түбән Кама) — 6:5, «Арча»ны (Арча) — 15:3 һәм «Ак барс-Динамо»ны (Казан) 24:0 исәбе белән җиңеп, бишенче урынны алдылар.

Мини-футбол. Чемпионат тәмамланды
Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча чираттагы район чемпионаты тәмамланды. Турнирда 14 команда катнашты, алар майдан октябрьгә кадәр чемпион исеме һәм призлы урыннар өчен уйнадылар.
Район чемпионы исеменә чираттагы тапкыр Питрәчнең «Виктория» командасы лаек булды, икенче урынга район үзәгеннән «Ред Булл» командасы чыкты. Ә менә өченче урын өчен «Илай» (Шәле) һәм «Балтика» (Питрәч) командалары арасындагы өч матчны да уйнарга туры килде.
Беренче уенда питрәчлеләр 3:2 исәбе белән җиңде (пенальти сериясендә), икенчесендә шәлелеләр реванш алды — 4:2.
Өченче, хәлиткеч уенда «Балтика»уенны нык башлады һәм 2:0 исәбе белән алда барды. Шәлелеләр тиз арада инициативаны үз кулларына алдылар һәм исәпне тигезләделәр. Икенче таймда питрәчлеләр яңадан алга чыкты, әмма соңгы һөҗүмнәр «Илай»дан булды, алар ике туп керттеләр һәм 4:3 исәбе белән җиңеп, чемпионатның бронза медальләрен яуладылар.
Тиздән футзал буенча 2026-2027 елгы сезон чемпионаты да башланачак.

Волейбол. Икенче тур уеннары узды
Авыл яшьләре арасында район чемпионатында икенче тур уеннары узды, анда 7 команда катнашты.
«Дружба» командасы (Питрәч) «Кулаево»ны җиңде — 3:0.
Бик каты көрәштә «Богородское» һәм «Старое Шигалеевр» арасында матч узды. Тай-брейкта «Богородское» 3:2 исәбе белән җиңү яулады.

Бу турда да техник җиңү булды: «Кобяково» мәйданга чыкмыйча гына өч очко яулады. Аларның көндәше «Юниор» (Шәле) уенга килмәде, һәм аларга 0:3 исәбе белән техник җиңелү каралды.