РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында магистратурага керү тәртибен үзгәртергә ниятлиләр
Мәгариф

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында магистратурага керү тәртибен үзгәртергә ниятлиләр

Планлаштырылган үзгәрешләр киләсе, 2027-2028 уку елында эшли башлаяча

Россиянең Фән һәм югары белем министрлыгы магистратурага керү тәртибен үзгәртергә планлаштыра. Нәтиҗәдә абитуриентлар бер вузда иң күбе биш юнәлешкә гариза бирә алачак. Бу хакта ведомство боерыгы проектына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Хәзерге вакытта юнәлешләр саны чикләнмәгән - бер югары уку йортында чикләнмәгән санда әзерлек программаларын сайлап алырга мөмкин.

Министрлыкта планлаштырылган үзгәрешләр киләсе, 2027-2028 уку елында эшли башлаячак дип уйлыйлар.