Бүген Питрәч районында +7 градуска кадәр җылы була, яңгыр явуы ихтимал
Җәмгыять

Бүген Питрәч районында +7 градуска кадәр җылы була, яңгыр явуы ихтимал

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген Питрәч районында аномаль җылы һава торышы сакланачак.

Иртән төнге сәгатьләрдә төшкән томан сакланачак, юлларның аерым урыннарында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Көндез яңгыр явуы ихтимал.

Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән 14 метрга кадәр көчәячәк.

Салкынча төннән соң көндез районда һава температурасы +2...+7 градуска кадәр җылыначак.