Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Быел Питрәч районында 78 янгын очрагы теркәлгән

Төп сәбәп – электр приборларын һәм мичләрне эксплуатацияләү һәм монтажлау кагыйдәләрен бозу.

Хәзер һава торышы көнншн-көн салкыная бара. Шуңа бәйле рәвештә янгын күзәтчелеге питрәчлеләрдән электр җылыткычларын һәм мичләрне кулланганда уяу һәм сак булуларын сорый.

Эшләп торган җылыту приборларын караучысыз, шулай ук кечкенә  балаларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне өйдә ялгызларын гына калдырмагыз. Электр хуҗалыгына һәм җылыту приборларына вакытында ревизия үткәрегез. Аларны начар хәлдә кулланмагыз. Ут белән эш иткәндә, шул исәптән тәмәке тартканда, бик уяу булыгыз. Йортыгызны янгын сүндерүнең беренчел средстволары һәм шәхси янгын хәбәргечләре белән җиһазлагыз. Балаларыгызга даими рәвештә янгын чыгу куркынычы, янгын чыккан очракта үзеңне ничек тотарга, нәрсәләр эшләргә кирәклеген, шулай ук ут һәм шырпы белән уйнарга ярамаганлыгын аңлатыгыз, – дип искәртте мөһим кагыйдәләр турында Питрәч районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенең өлкән инспекторы Роман Пушков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса