Бу хакта РФ Финанс министрлыгы хәбәр итә.
Дәүләт хезмәтләре порталы аша дәүләт пошлинасын түләүгә 30 процент күләмендәге ташлама киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдән чыгарыла.
Россия Финанс министрлыгы «Дәүләт хезмәте» портлаы аша пошлина түләүгә 30 процент ташламадан баш тарту тәкъдиме белән чыкмады. Ташлама баштан ук вакытлы чара буларак, 2023 елның 1 гыйнварына кадәр планлаштырылган. Аны озайту турындагы тәкъдимнәр килмәгәнгә күрә, федераль бюджет проектының 2023-2025 елларга керем өлеше әлеге ташламаны гамәлдән чыгаруны исәпкә алып төзелгән», диелә хәбәрдә.
Хәзер физик затлар өчен дәүләт хезмәтләре порталында дәүләт пошлинасын түләгәндә 30 процентлы ташлама ясала.