Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эремчекле пасха

Питрәч хуҗабикәләренә рецепт тәкъдим итәбез

Кирәк: 500 гр эремчек, 1 стакан каймак (сливки), 100 гр сыер мае, 1 стакан шикәр комы, 2 күкәй, бизәү өчен – мармелад, кардамон яки цукаты (кипкән шикәрле җимеш).

Эш тәртибе

Кәстрүлдә 2 күкәйнең сарысын ярты стакан шикәр комы белән болгатып, каймак өстәп, сүрән утта болгата-болгата пешерергә. Масса куерырга тиеш. Көймәсен өчен, зуррак кәстрүльдәге су өстенә куеп, “водяная баня”да пешергә дә була. Крем куергач, утта алып суытырга куябыз.

Эремчеккә шикәр, сыер мае салып, блендер белән бертөрле масса барлыкка килгәнче туглыйбыз. Бизәү өчен мармелад, цукаты, кардамон турыйбыз.

Крем, эремчекле масса, мармеладларны бергә кушып болгатабыз. Пасха формасын ике катлы марля белән каплап, өстенә килеп чыккан массаны салабыз, өстен ябабыз да авыр әйбер белән бастырып куябыз. Эремчекле пасха әзер булганчы суыткычта бер тәүлек торырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: рецептлар