Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеген 24 еллыгы белән котлады
Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә
Бүген «Бердәм Россия» партиясе оешуга 24 ел. Әлеге вакыйга белән партия вәкилләрен Дәүләт Советы рәисе, «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Татарстанда партия эгидасында барлык дәрәҗәдәге көчле һәм әзерлекле депутатлар корпусы уңышлы эшли, системалы хокукый база формалаштырыла, илкүләм максатлар һәм партия проектлары, шулай ук халык тәкъдим иткән инициативалар гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia