Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Флюра Шәйхетдинова: «Гомер бер генә бирелә, һәр көнгә куанып яшәргә кирәк»

Кощак авылыннан 60 яшьлек Флюра Шәйхетдиновага әби дип әйтергә тел дә әйләнми. Ул спорт белән шөгыльләнә, бии, оныкларын карый. Аңа карап, мондый актив яшәү рәвешенә көнләшергә мөмкин.

Хәзер мин зумба белән мавыга башладым. Киленем Кощакта фитнес-тренировкалар үткәрә башлауларын белеп алган һәм миңа анда барырга тәкъдим итте. Бу кардио һәм латин америкасы биюләрен үз эченә алган фитнес программасы. Спорт белән дә шөгыльләнә башладым. Миңа бик ошый. Мин дә яшь вакытта җитез идем, биергә яраттым. Хәзер, әлбәттә, сулыш бераз кысыла, ләкин 45 минут кына түзәргә була, – ди ул.

«Аның сәламәтлеге яхшы, шуңа күрә биеп йөридер!» дип әйтүчеләр дә бардыр, мөгаен. Әмма Флюра Шәйхетдиновага да шактый сынаулар үтәргә туры килгән бу тормышта.

2018 елда авариягә эләктем һәм умыртка сөяген җәрәхәтләдем. Шуннан соң бер ел корсет белән йөрергә туры килде. Дәвалану өчен йөзү белән шөгыльләнә башладым, хәзер дә бассейнга йөрим. Әле дә сәламәтлегемдә проблемалар бар, ләкин мин аларга игътибар итмәскә тырышам. Ял көннәрендә оныкларым килә, вакытымны аларга багышлыйм. Җәен алар белән велосипедта, кышын чаңгыда йөрим. Пандемия вакытында оныкларым мине скутер белән идарә итәргә өйрәттеләр. Элек экстремаль спорттан курка идем, 58 яшемдә үземне сынап карарга булдым, – диде ул елмаеп.

Флюра Шәйхетдинова тормышка гына түгел, эшкә дә җиңел яраклашкан. Яшь чагында тәрбияче булып эшләгән. Аннары бухгалтерлыкка укыган. Кощакка күченгәч, аның белгечлекләре буенча вакантлы урыннар булмаган, шуңа күрә котельный лаборанты булып урнашкан. Хәзер ул лаеклы ялда. Уналты сутый җирдә җиләкҗимеш, яшелчәләр үстерә.

Минем күңелсезләнеп, боегып утырырга вакытым юк. Хәрәкәттә – бәрәкәт диләр бит! Гомер бер генә бирелә, һәр минутның кадерен белеп, бар нәрсәгә куанып яшәргә кирәк, - дип саный Флюра Шәйхетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса