Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы юка боз куркыныч булуы турында кисәтә

Төнге салкыннар тукталды, һәм шуңа бәйле рәвештә елгаларда су биеклеге күтәрелә.

Татарстан сулыкларындагы боз ныклыгын һәм калынлыгын бик тиз югалта. Тиз агымлы елгаларда яки җылы сулар агып төшә торган урыннарда ерганаклы, кышын су катмаган һәм боз нык булмаган, бигрәк тә елга үзәнендә һәм яр буйларында куркыныч урыннар арта бара, дип кисәтәләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә.

«Төнге салкыннар тукталды, һәм шуңа бәйле рәвештә елгаларда су биеклеге күтәрелә. Ә бу, беренче чиратта, бозның ярдан аерылуына китерергә мөмкин. Идел елгасында боз торышын мониторинглау барышында берничә куркыныч урын ачыкланды, аларда бозның калынлыгы 15-20 см иде», - дип билгеләп үтте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәгенең Казан инспекторлык бүлеге җитәкчесе Денис Мокеев.

Ул боз астыннан балык тотарга яратучыларны бозның хәзер көпшәк булуын һәм нык булмавын онытмаска өндәде, димәк, боз астына төшеп китү ихтималы арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса