Ул – Тукайның мәхәббәт шигырьләре өчен илһамчы булган
Казандагы Габдулла Тукайның әдәби музеенда игътибарны үзенә җәлеп итеп торган бер экспонат бар. Гап-гади генә дәфтәр. Вакыттан саргайган битләрдә карасы уңып бара торган юллар саклана. Бу юлларны, Тукайның үзен күреп белгәнче үк, аның шигырьләрен күңеленә сеңдергән кыз бала язган. Бу кызның исеме – Зәйтүнә Мәүлүдова.
Еллар узгач, язмыш аны Шәле авылына алып килә. Кайчандыр бөек шагыйрь Габдулла Тукай үзенә шигырьләр багышлаган кыз авыл мәктәбендә укытучы булып балалар каршына баса. Ул аларны хәреф танырга, укырга һәм язарга өйрәтә. Аларга үзе белгән, шәхсән таныш булган шагыйрь турында сөйли. Бәлки, ул дәресләрдә аларга Тукайның «Шүрәле», «Су анасы» кебек әкиятләрен укыгандыр. Бәлки, балалар белән бергә «Туган тел»не җырлагандыр. Татар халкының гимнына әверелгән: «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...» дигән юлларны кабатлагандыр.
Бу сүзләр аның тавышы белән гади дәрес булып түгел, ә дога сыман яңгырагандыр.
Балалар, әлбәттә, алларында бөек шагыйрь яраткан хатын-кыз басып торуын белмәгәннәр. Ләкин, барыбер Зәйтүнәнең үзенчәлекле җылысын тоемлаганнардыр. Аның Тукай турында сөйләгән сүзләрендә гади дәрескә сыймый торган ниндидер сер, сагыш һәм якынлык булгандыр. Шуңа күрә Зәйтүнә Мәүлүдованың Шәле мәктәбендәге еллары кешеләр хәтерендә сакланып калган. Чөнки чын укытучының эзе тактада түгел, аны тыңлаган балаларның йөрәгендә кала.
Чистай. Алгарышка омтылган кыз
Зәйтүнә Мәүлүдова 1893 елда Чистайда сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләнең тормышы мулдан булмый. Әмма кыз бала кечкенәдән үк белемгә тартыла. Газета-журналлар укый, татар басмаларында дөнья күргән Габдулла Тукай шигырьләрен дәфтәренә күчереп яза. Ул әле шагыйрьне шәхсән белми. Ләкин аның шигъри юллары инде аның күңелендә яши башлый.
Чистайда Вахитов урамында урнашкан Мәүлүдовлар йорты революциягә кадәрге татар бистәсенең үзәгендә була. Зәйтүнәнең белемгә, мөстәкыйльлеккә һәм бөтен тормышын үзгәртәчәк очрашуга таба юлы нәкъ менә биредә башлана.
Казан. «Әл-Ислах» редакциясе
Документаль чыганакларга караганда, 1907 елның көзендә Тукай Казанга кайта һәм Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхмәтов, Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан белән тыгыз аралаша башлый. Яшь шагыйрьгә аеруча Фатих Әмирхан якын була. Ул Тукайның иҗади эшләрендә генә түгел, көнкүрешен җайга салуда да турыдан-туры катнаша. Әмирханның зур теләге – дустын өйләндереп, бәхетле итү. Шуңа күрә ул аны үзенең ерак туганы Зәйтүнә Мәүлүдова белән таныштырырга тырыша.
Зәйтүнә Камаловларның Шәмсениса, Гөлсем, Әсма һәм Хатимә исемле кыз туганнарының ике туган сеңлесе була. Фатих Әмирханның Камаловлар белән кан-кардәшлеге булмаса да, туганлык җепләре була, шулай итеп Зәйтүнә белән дә танышлыгы барлыкка килә. Шул ук 1907 елда Фатихның энесе Ибраһим «Әл-Ислах» газетасы редакциясенә берничә кызны алып килә. Максат – аларны танылган шагыйрь белән таныштыру. Кызлар арасында Чистайдан күптән түгел генә Казанга күчеп килгән, үткен акыллы һәм кыю Зәйтүнә дә була. Ул Тукайны беренче тапкыр күрә – һәм күзләрен аннан аера алмый.

Соңрак Зәйтүнә ул очрашуны болай искә ала: «Тукай кара пиджактан, кара галстуклы, ак буйлы күлмәктән иде. Чәчләре озын да, кыска да түгел. Ул кызлар белән исәнләшкәндә бары тик бер тапкыр карап алды да, аннары күзләрен аска төшереп: «Хәлләрегез ничек?» – дип сорады».
Зәйтүнәгә әле унбиш яшь тә тулмаган. Тукайга – егерме ике. Ул – Чистайдан килгән, белем алырга, зур дөньяны күрергә хыялланган яшь кыз. Ул – инде киң танылган, халык яраткан шагыйрь, аның шигырьләрен дәфтәрләргә күчереп язалар, кычкырып укыйлар. Алар берничә тапкыр әдәби кичәләрдә очраша. Ләкин бу бәхет озакка бармый. Озакламый Зәйтүнәнең әнисе матди кыенлыклар аркасында Казаннан кире туган шәһәре Чистайга кайтырга карар итә.
1908 елның җәй башында Зәйтүнә дус кызлары белән Тукай белән саубуллашырга редакциягә килә. Шагыйрь аны пароходка озатырга килергә вәгъдә итә. Зәйтүнә аны күпме генә көтсә дә, Тукай килми. Ни өчен шулай булганын бүген төгәл генә әйтеп булмый, әлбәттә. Бәлки, шагыйрьне оялчанлыгы, үз хисләрен ачыктан-ачык белдерә алмавы тоткарлагандыр. Бәлки, авыруы аркасында үзен башкалардан ким күрүе аңа ныклы адым ясарга ирек бирмәгәндер. Ә бәлки, ул Зәйтүнә белән хушлашып, аның китүен күреп калырга үзендә көч таба алмагандыр. Һәрхәлдә, аларның очрашуы тәмамланмый кала.
1913 ел. Тукайның гомере өзелә.
Бу вакытта Зәйтүнәгә нибары унҗиде яшь була. Аның алдында әле озын гомер юлы, киләчәккә корылган хыяллар, көтелмәгән очрашулар һәм аерылышулар тора.
Иж-Бубый. Белемгә юл
Казаннан киткәннән соң Зәйтүнәне нинди язмыш көтә? Аның белем алуын дәвам итәр өчен гаиләдә җитәрлек акча булмый. Шул вакытта олы абыйсы Шакир киңәше белән әнисе бик авыр карарга килә – йортны сата. Йорт өчен алган акчага кызына пальто, ботинка һәм галошлар сатып ала һәм Зәйтүнәне Иж-Бубыйга укырга озата. Бу гамәлнең үзе үк гаиләнең Зәйтүнәгә белем бирүгә, аны тормышта үз урынын табардай һөнәрле кеше итүгә никадәр зур әһәмият биргәнен күрсәтә.
Зәйтүнә имтиханнарны уңышлы тапшырып, сигезьеллык хатын-кызлар мәктәбенең алтынчы сыйныфына укырга керә. Ул биредә үзенең сәләте һәм гаҗәеп тырышлыгы белән аерылып тора. Бер уку елы эчендә ул өч еллык курс программасын үзләштереп, уку йортын тәмамлау турында таныклык алуга ирешә. Бу 1911 елда, Иж-Бубый мәдрәсәсендә фаҗигале вакыйгалар башланганчы ук була. Нәкъ шул елны мәдрәсә аяусыз рәвештә тар-мар ителә.
Нигъмәтулла Бубыйның уллары – Габдулла һәм Габделхәмит Нигъмәтуллин-Бубыйлар – панисламизмда гаепләнеп, Сарапул төрмәсенә ябыла. Соңрак аларның сеңелләре Мөхлисә дә эшеннән читләштерелә. Ә Зәйтүнә бу вакыйгалардан соң да туктап калмый. Аның тормышында яңа чор башлана – ул үз юлын эзләп, алга таба атлавын дәвам итә.
Җаек. Мәхәббәт һәм югалтулар
Ул Җаек шәһәренә юл тота. Биредә Зәйтүнәнең тормышында яңа чор башлана, ул укытучы булып эшли башлый. Җаекта ул 1914 елда Габделкадыйр Рәсүлов белән гаилә кора. Аның булачак ире – танылган дин эшлеклесе, ишан Зәйнулла Рәсүловның улы була. Шулай итеп, Зәйтүнәнең язмышы тагын бер күренекле татар гаиләсе белән бәйләнә.
Ләкин тыныч тормыш озакка сузылмый. Илдәге сәяси үзгәрешләр, җәмгыятьтә барган кискен борылышлар бер-бер артлы кешеләрнең язмышына кагыла башлый. Дин әһелләренә, аларның гаиләләренә дә шикләнеп карау көчәя. Зәйтүнәнең дә тормышы бу шаукымнан читтә калмый. Ишан гаиләсендә килен булу, дин әһеленең улына кияүгә чыгуны яңа җәмгыять кабул итми. Шулай итеп, аның тормышында тагын бер кат язмыш сынавы башлана. Әмма нинди генә авырлыклар очраса да, Зәйтүнә үз юлын дәвам итәргә тырыша.
Шәле – сыеныр урын
1928 елда Зәйтүнә Мәүлүдова гаиләсе белән Казанга әйләнеп кайта. Аларга эш кирәк була. Укытучылар буларак, мәктәпләргә, халык мәгарифе органнарына, төрле оешмаларга мөрәҗәгать итәләр. Ләкин барган җирләренең барысында да аларны бер үк хәл көтә. Кайберәүләр ачыктан-ачык: «Сезне эшкә ала алмыйбыз», – дип белдерә. Кемдер җавап бирүдән кача, күзләрен читкә ала. Ә кайберәүләр исә сәбәпне гади генә итеп аңлата: «Буш урын юк».
Шулай итеп, гаилә эшсез һәм керемсез кала. Өметләр дә әкренләп сүрелә башлый. Нәкъ шул вакытта танышлары аларга бер киңәш бирә. Бүген аңлавы да, кабул итүе дә авыр булган, әмма ул чор шартларында гаиләнең тормышын үзгәртә алырдай бердәнбер юл – ЗАГСка барып, рәсми рәвештә аерылышу.
Бу карарның Зәйтүнә өчен нинди бәягә төшкәнен күз алдына китерү дә җиңел түгел. Ул иреннән аерылырга гына түгел, бәлки үзенең тормыш юлын билгеләгән гаилә тарихын да рәсми документлар аша кире кагарга мәҗбүр була. Әмма башка юл калмый. Рәсми рәвештә ул «ышанычсыз» кеше хатыны булудан туктый һәм ялгыз хатын статусына күчә. Шул рәвешле генә аның яңадан укытучы булып эшләү мөмкинлеге барлыкка килә.
Ләкин бу адым да Казанда аңа мәктәп ишекләрен ачмый. Зәйтүнәгә башка урын эзләргә туры килә. Аның элекке тормышыннан сакланып калган танышлыкларның берсе аны 1930 елда Шәле авылына алып килә. Биредә белемле укытучыларга ихтыяҗ зур була. Казандагы кебек, монда аның үткәненә бәйле сорауларны кат-кат күтәреп тормыйлар. Авылга балаларны укытырга, аларга белем бирергә теләгән һәм шул эшне башкара алырдай кешеләр кирәк була.
Зәйтүнә өчен Шәле шундый урынга әверелә. Биредә аңа үткәненә карамыйча, яңадан укытучы булып эшләргә, үз тормышын яңа баштан корырга мөмкинлек туа. Күпме сынаулар аша үткәннән соң, ул кабат мәктәп бусагасын атлап керә.
Эпилог. Сүнми торган хәтер
Бу очеркны язу өчен без хәтернең бер җебе белән тоташкан берничә урында булдык. Шәлегә, бүген мәктәп музеенда Зәйтүнә Мәүлүдова исеме белән бәйле истәлекләрне кадерләп саклаган почмак булган авылга бардык. Мәктәп бинасына истәлек тактасы да куелган. Музейда Рәсилә Мөхетдинова безгә Зәйтүнәнең алар мәктәбендәге хезмәте турында сөйләде. Бу мәктәп музеенда якты хәтер яши, биредә кайчандыр укыган яки эшләгән барлык күренекле кешеләрнең тарихлары тупланган. Без Рәсилә Мөхетдиновага ихластан рәхмәтебезне белдерәбез. Аның сөйләгәннәре безнең өчен тарих битләрен җанландырды, аларны җылы һәм күңелгә якын итте.
Без Казандагы Габдулла Тукай музеена да бардык. Анда Зәйтүнә Мәүлүдованың язмалары һәм истәлекләре саклана. Шулай ук Яңа Татар зиратында аның каберендә дога кылдык. Кабер ташына Тукайның кайчандыр ике йөрәкне тоташтырган юллары уелган...
Видеотарих өчен кадрларны «Чистай-информ»дагы хезмәттәшләребез җибәрде. Игътибарлары, ярдәмнәре һәм теләктәшлекләре өчен аларга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Алар ярдәмендә Зәйтүнә Мәүлүдова турындагы бу тарих безнең өчен тагын да тулыланып китте.
Боларның барысы да безнең төбәкне өйрәнүгә багышланган «Синең эзләреңне саклаган» проектының бер өлеше. Без Питрәч районы тарихына үз исемнәрен мәңгегә язып калдырган кешеләр турында сөйлибез.
Зәйтүнә Мәүлүдова безнең якта тумаган. Әмма ул биредә яшәгән, эшләгән, үзенең күңел җылысын һәм тормышының бер өлешен шушы җирдә калдырган.
Ә безнең бурыч – хәтер утын сүндермәү.