Чарада законны бозмау һәм ышанычны югалтмау темалары күтәрелде
Коррупция – конверттагы ришвәт кенә түгел. Бу – шәхси файдаңны кайгыртып, бүләк алу-бирү, хезмәт күрсәтү, чит кеше хисабына сәфәргә бару да. Район хакимиятендә узган семинарда шул хакта һәм ничек дөрес эш итәргә кирәклеге турында сүз барды.
– Безнең очрашу галочка өчен генә түгел, – ди Сергей Петрович Куранов. – Мин һәр хезмәткәрнең нәрсә яравын, нәрсә ярамавын һәм хәл бәхәсле булса, нишләргә икәнен аңлавын телим. Закон коррупцияне зур һәм кечкенәгә бүлми. Әгәр кеше вазыйфасын шәхси файда өчен куллана икән – бу инде хокук бозу. Һәм сүз миллион яки өч мең сум турында барамы, анысы мөһим түгел.
Коррупция нәрсә ул һәм ни өчен аның турында даими сөйлиләр
Сергей Куранов сүзләренчә, коррупция – ул хезмәт урыныннан файдалану, ришвәт бирү һәм алу, вәкаләтләрдән файдалану, коммерцияле ришвәт алу яки вазифадан файда өчен башка законсыз файдаланулар. Файда – ул акча, кыйммәтләр, милек, хезмәт күрсәтү, үзең өчен яки башка кешеләр өчен хокуклар билгеләү.

– Республикада һәм районда коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссияләре, эксперт төркемнәре, хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссияләре эшли, – дип аңлатты ул. – Әмма иң мөһиме – профилактика. Профилактика – кешеләрнең хаталану, ялгыш адым ясау сәбәпләрен юкка чыгару. Көрәш – ул ачыклау һәм җәзалау. Һәм өченчесе – нәтиҗәләрне тәртипкә китерү. Иң мөһиме – беренчесе. Соңыннан тикшергәнче, юл куймау яхшырак.
Сергей Петрович социологик тикшеренүләр мәгълүматларын китерде. Соңгы елда коррупция хәленә эләккән сораштырылучылар 9,5 процент тәшкил иткән. 11 ел эчендә коррупция очраклары 2,2 тапкырга кимегән.
– 9,5 процент – коррупциягә шәхсән юлыккан кешеләр, – диде ул. – 11 ел эчендә 2,2 тапкырга кимегән.
Ышанычны югалту – хезмәт кенәгәсендәге язу гына түгел
Район башлыгы ярдәмчесе җаваплылыкка аерым тукталды. Аның сүзләренчә, ышанычны югалту сәбәпле, эштән азат итү – иң кырыс чара. – Татарстан Республикасында 2024 елда ышанычны югалту буенча 7 кеше эштән азат ителгән, 2025 елда – 17, 2026 елның узган чорында – 12, – дип саннар китерде Сергей Куранов. – Бу хезмәт кенәгәсендәге язу гына түгел. Бу карьерага юл ябылу һәм абруйга тап төшү.
Керемнәр турында белешмәләрне кем һәм кайчан тапшырырга тиеш
Укуларда керемнәр, чыгымнар, милек һәм мөлкәт характерындагы йөкләмәләр турында кемнәр белешмәләр тапшырырга тиешлеген җентекләп тикшерделәр. Исемлеккә дәүләт һәм муниципаль вазыйфаларга, дәүләт һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларына дәгъва кылучы гражданнар, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре, шулай ук мондый вазыйфаларны инде биләүчеләр керә. Болар – депутатлар, муниципаль берәмлекләр башлыклары, контроль-хисап органнары аудиторлары, муниципаль хезмәткәрләр, учреждение җитәкчеләре.
– Декларация – ул формальлек дип уйламагыз, – дип ассызыклады Сергей Петрович. – Бу сезнең документыгыз, имзагыз һәм сезнең җаваплыгыгыз.
Белешмәләр хезмәт контракты төзегәндә, вазыйфага билгеләп куелганда яисә сайланганда, исемлектән вазыйфага эчке күчерелгәндә, башка дәүләт органыннан күчерелгәндә, шулай ук хисап чорында алыш-бирешләргә кадәрге өч ел эчендә гомуми хакы гаиләнең җыелма кеременнән артыграк булган алыш-бирешләрне башкарганда тапшырыла. Хисап чоры – 2025 ел, керемнәр һәм чыгымнар турындагы мәгълүматлар 2026 елда тапшырыла.
Җир участогы, башка күчемсез мөлкәт объекты, транспорт чарасы, кыйммәтле кәгазьләр, катнашу өлешләре (долялар), пайлар, цифрлы финанс активлары яисә цифрлы валюта сатып алу буенча килешүләр төзелгәндә, әгәр чыгымнар суммасы әлеге затның һәм аның тормыш иптәшенең хисап чорындагы гомуми кеременнән артып китсә, чыгымнар декларацияләнергә тиеш.
– Әгәр сез гаиләнең бер еллык кеременнән артыграк сумма кадәр җир яисә машина сатып алгансыз икән, бу акчаның каян килүен күрсәтергә тиешсез, – диде Куранов. – Закон моны исбатлау бурычын сезнең өскә йөкли.
Декларацияләрдә еш җибәрелә торган хаталар
Семинарда иң киң таралган хаталарны санап үттеләр. Күп очракта кешеләр элеккеге эш урынындагы керемнәрне, трейд-инны, застройщиктан бирелгән ташламаны, больничныйларны, пенсияләрне, мөлкәтне арендага бирүдән алынган керемнәрне һәм социаль түләүләрне күрсәтергә оныталар. Транспорт чараларын, шул исәптән тагылмаларны һәм авыл хуҗалыгы техникасын, банк счетларын һәм вкладлардан алынган керемнәрне, шул исәптән калдыгы нульгә тигез булган счетларны да һәрвакытта да күрсәтмиләр. Күчемсез мөлкәт объектларының һәм җир участокларының мәйданын дөрес күрсәтмәү очраклары да очрый.
– Хаталар еш кына явыз ният белән түгел, ә игътибарсызлыктан җибәрелә, – дип билгеләп үтте ул. – Әмма игътибарсызлык өчен дә җавап бирергә туры киләчәк. Шуңа күрә үзегезне салым түләүченең шәхси кабинеты, дәүләт хезмәтләре порталы һәм Россия Хезмәт министрлыгының методик тәкъдимнәре аша тикшерегез.
Белергә кирәкле тыюлар
Укуларда төп тыюларны да карап үттеләр. Шәхесләрнең аерым категорияләренә Россия чикләреннән тыш чит ил банкларында счетлар һәм вкладлар ачу һәм алу, анда нәкъ акча һәм кыйммәтләр саклау, чит ил финанс коралларына хуҗа булу һәм алардан файдалану тыела.
Вазыйфаи бурычны үтәүгә бәйле рәвештә физик һәм юридик затлардан бүләкләр, акча, ссудалар, хезмәт күрсәтүләр, күңел ачуларны, ялны, транспорт чыгымнарын түләү рәвешендә бүләкләүләр алу тыела. Өч мең сумнан артмаган бәядәге бүләкләр искәрмә булып тора: канцелярия кирәк-яраклары, чәчәкләр, орган яисә оешмадан бүләк алу.
Шәхсән үзең яисә ышанычлы затлар аша эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару тыела. Мондый эшчәнлек билгеләре барлыгы турында табыш алу өчен мөлкәт җитештерү яисә сатып алу, хуҗалык операцияләрен исәпкә алу, килешүләрнең үзара бәйләнеше, сатучылар һәм контрагентлар белән тотрыклы элемтәләр шаһитлек итә ала.
Башка түләнә торган эшчәнлек эшнең буш вакытында гына һәм, мәнфәгатьләр каршылыгына китермәсә, яллаучы вәкиленә алдан хәбәр итеп башкарылырга мөмкин. Хезмәткәрләрнең аерым категорияләре өчен укыту, фәнни һәм башка иҗади эшчәнлек кенә рөхсәт ителә.
Аерым бер бурыч – хезмәткәргә коррупциягә каршы хокук бозулар кылырга этәрү максатыннан нинди дә булса затларның мөрәҗәгать итүенең барлык очраклары турында яллаучы вәкиленә, прокуратура органнарына яисә башка дәүләт органнарына хәбәр итү.
Мәнфәгатьләр конфликты: дәшмичә калмаска, ә хәбәр итәргә
Укуларның төп темасы – мәнфәгатьләр конфликты. Сергей Куранов сүзләренчә, бу шәхси кызыксыну хезмәт бурычларын тиешенчә һәм объектив үтәүгә йогынты ясый ала торган хәл.
– Мәнфәгатьләр конфликты – ул шәхси файданың сезнең эштәге карарыгызга йогынты ясарга мөмкинлеге, – диде ул. – Мәсәлән, сез премия турында карар кабул итәсез, ә премияне сезнең туганыгыз ала. Яки сез үзегез яки ирегез эшләгән оешманы контрольдә тотасыз. Бу һәрвакытта да җинаять түгел, әмма бу хакта хәбәр итәргә кирәк.
Көйләү чаралары төрле булырга мөмкин: вазыйфаи яисә хезмәт өлкәсен үзгәртү, файдадан баш тарту, отвод яисә самоотвод белдерү, кыйммәтле кәгазьләрне һәм активларны ышанычлы идарәгә бирү. Мәнфәгатьләр каршылыгын көйләү буенча комиссия мәнфәгатьләр каршылыгы юклыгын, шәхси кызыксынуның каршылыкка китерүен яисә китерергә мөмкинлеген, яисә хезмәткәрнең көйләү таләпләрен үтәмәвен таный ала.
Җаваплылык котылгысыз
Коррупциягә каршы тыюларны, чикләүләрне һәм бурычларны бозу вазыйфага алудан баш тартуга, вазыйфадан азат итүгә, эштән азат итүгә китерә, шул исәптән ышанычны югалтуга бәйле рәвештә. Дисциплинар җәзалар – кисәтү, шелтә, эштән азат итү; штрафлар рәвешендәге административ җаваплылык; җинаять җаваплылыгы; репутация бозылу куркынычлары булырга мөмкин.
– Югары судның тематик күзәтүендә аерым ассызыклана: коррупциягә каршы таләпләрне бозу нәтиҗәсендә алынган мөлкәтне судлар дәүләт кеременә әйләндерү турындагы эшләрне карый. 2026 елның беренче яртыеллыгында республиканың хокук саклау органнары тарафыннан коррупция юнәлешендәге 852 җинаять ачыкланган, зыян 71,4 млн сум тәшкил иткән.