Горурланабыз һәм зур өметләр баглыйбыз
Һәр җирдә бар нәрсә яңа ел якынлашуын сиздерә. Урамнарда искитмәле матур кар сыннары, бизәлгән чыршылар балкый, төрле төстәге утлар җемелди. Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә бәйрәм әйлән-бәйләннәре уза, әти-әниләр корпоративларда хезмәттәшләре белән күңел ача. Һәркем кибетләрдә яңа елны каршылар өчен күлмәк, дус-туганнар өчен бүләкләр сайлау белән мәшгуль. Матур традиция буенча иң зарыгып көтеп алган бәйрәм алдыннан районның иң алдынгы укучылары: активистлар, спортчылар, яхшы укучылар, төрле олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләр район башлыгы чыршысына җыела. Һәрвакыттагыча, балалар өчен быел да искиткеч концерт программасы әзерләгәннәр иде, анда могҗизаи әкиятне сәхнәләштереп күрсәттеләр.
Спорт мәктәбе залы җир һәм су патшалыклары урнашкан әкияти дөньяга әверелде. Бик күпләр су эчәргә коега иелгән патшаның сакалыннан су иясе тотып алганы турындагы әкиятне хәтерлидер, Су иясе патшадан үз патшалыгында үзе дә белмәгән әйберне бирүен вәгъдә итүен сорый, ә аннары “Синең миңа бурычың” бар дип озатып җибәрә. Хәзерге балалар бу бу әкиятләрне карамый инде, алар заманча мультфильмнарга өстенлек бирә. Әмма мондый якты, күңелләрне әсир итәрлек сәхнәләштерелгән тамашаны караганнан соң тамашачыларда, һичшиксез, әкиятнең элекке версиясен карау теләге уяначак. Ә бу әкият “Варвара краса, длинная коса” дип атала. Питрәчтә куелган әкият сюжеты бераз үзгә, ул яңа бизәлешләргә бай иде.
Рольләрне район мәктәпләре укучылары һәм хәтта балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә башкарды, соңгылары диңгез ияләре костюмнарыннан иде. Төп геройларның берсен, Андрей Царевичны Питрәчнең беренче мәктәбе унберенче сыйныф укучысы Дмитрий Воркунов башкарды.
- Репетицияләргә нибары ике-өч көн вакыт китте, - ди ул. – Без тамаша вакытында яңгыраган тавышларыбызны яздырдык, шуңа күрә иң мөһиме – ашыкмыйча уйнарга кирәк иде. Мин романтик герой буларак еш чыгыш ясыйм, шуңа күрә Василисага гашыйк булган Андрей Царевичның роленә керүе кыен булмады.
Василиса ролен унберенче сыйныф укучысы Анастасия Пронина башкарды.
- Мин инде дүртенче ел район башлыгы чыршысында театральләшкән тамашаларда катнашам. Беренче тапкыр карга булып уйнадым, - ди ул, көлеп. – Аннан соң мин фея, Кар кызы булдым, һәм менә быел төп героиня ролен башкардым.
Анастасия өчен бу мәктәпнең иҗади тормышында катнашу гына түгел, Дмитрий Воркунов кебек үк, ул да үз һөнәрен сәхнә белән бәйләргә ниятли. Аларның омтылышлары тормышка ашар, дип ышанабыз.
Ташачылар да гади түгел иде бу көнне, залга бик максатчан һәм тырыш мәктәп укучылары җыелды, алар бу бәйрәмгә спортта, укуда һәм иҗатта югары күрсәткечләгә ирешүләре аркасында эләкте.
Шуларның берсе – Питрәч икенче мәктәбе укучысы Гаяз Әхмәтшин, ул яхшы билгеләргә дә укый, “Ватан” һәм “Созвездие-Йолдызлык” республика яшьләр фестивальләрендә дә катнаша, 2016 елда “Вокал-соло” номинациясендә өченче урын ала.
Ленино-Кокушкино мәктәбе укучысы Эльзирә Яруллина да ел саен тамашада катнаша, быел исә вакыты булмаган – татар теле буенча район олимпиадасына әзерләнгән. Нәтиҗә – беренче урын.
Театральләшкән тамаша арасында сәхнәдә талантлы биючеләр һәм җырчылар чыгыш ясады, акробатик шоу булды.
Кульминация моментында светодиодлы робот костюмнарында изгелек һәм яктылык өчен көршчеләр чыгыш ясады һәм бу күренеш беркемне дә битараф калдырмады.
Район башлыгы Илһам Кашапов кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән бергә котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар һәм уку алдынгыларына, спортчыларга, активистларга грамоталар, бүләкләр тапшырдылар.
- Без сезнең белән горурланабыз һәм сезгә зур өметләр баглыйбыз, - диде Илһам Миңнеханович.
Балалар да, өлкәннәр дә яхшылык һәрчак явызлыкны, ә чын мәхәббәт барлык каршылыкларны, сынауларны җиңә торган сихри могҗизалар дөньясына чумдылар. “Чудо-юдо” әкиятенең барлык актерлары да үз рольләрен искиткеч башкардылар, шуның белән тамашачыларга яхшы кәеф бүләк иттеләр. Иҗади ансамбльләр һәм төркемнәр номерлары да сокландыргыч иде. Тылсымлы кичә ахырында барлык кунаклар Кыш Бабай һәм Кар Кызы исеменнән татлы бүләкләр алды
лар һәм махсус бизәлгән фотозонада, зур чыршы янында истәлеккә фотога төштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа