Җиң сызганып эшкә алынсаң...
Район авылларында халык җыеннары дәвам итә. Башкарылган эшләре турында авылдашларына Татар Казысы авылы җирлеге башлыгы Фаяз Кәримуллин да сөйләде.
Татар Казысы – безнең районда иң нык, төзек, матур авылларның берсе. Биредә халык күп итеп мал-туар асрап, кош-корт тотып үз тырышлыгы белән көн күрә.
- Авылда терлек-торышсыз яшәп булмый, - диләр алар. Терлек асрау гаилә бюджетын гына тулыландырып калмый, ә ишегалдын ямьли, күңелгә рәхәтлек, канәгатьлек хисе өсти. Юкка гына телевизордан “авылда өең булу – ничек яхшы” димиләр. Ә бу “яхшы”га ирешү өчен никадәр хезмәт куярга кирәген авыл кешесе үзе генә белә.
Татар Казысында һәр хуҗалык бәләкәй генә ферма дияргә була. Монда 82 шәхси хуҗалыкта 777 баш эре мөгезле терлек асрыйлар, шуларның 240ы савым сыерлары, авылда 32 кәҗә, 450 дән артык сарык, 14 ат исәпләнә. Дөрес, узган ел сөт сату бәяләре бик түбән төшү авыл халкының күңелен төшергән, болай барса, сыерларны суеп сатасы гына калыр иде, чөнки шулкадәрле чыгым тотып хайван асрауның бер мәгънәсе дә калмый. Ярый әле дәүләт вакытында ярдәм күрсәтә.
Шәхси хуҗалыклар барысына бергә 919 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган субсидия ала. Узган ел Шәйхетдиновлар һәм Бәдретдиновлар гаиләләре каз бәбкәләре сатып алган өчен дә субсидия алуга ирешкән. Безнең районда саву аппараты сатып алу бәясенең 70 процентын кире кайтара торган программа да эшли. Авылда биш шәхси хуҗалык шундый ярдәм алган.
Авыл халкы алдында Татар Казысында уңышлы эшләп килүче хуҗалыкның идарәчесе Рәфыйк Мөхәммәдиев тә чыгыш ясады. Авыл халкы бу хуҗалыкның җитәкчесе Илдус Галиевка авылда төрле чаралар үткәрүдә спонсорлык ярдәме күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.
Үзара салым программасында бу авыл халкының ничек катнашуы турында без сезгә инде әллә ничә тапкыр сөйләдек. Быел алар акчаларын үзләренең иминлекләрен кайгыртуга тотарга планлаштыра. Шушы ук җыенда авыл җирлеге башлыгы, форсаттан файдаланып, авылдашларына, акчаны янгын сүндерү машинасына капиталь ремонт ясау өчен сарыф итәргә кирәк, дигән тәкъдим белән мөрәҗәгать итте.
Менә шулай, кемдер китереп бирер, дип көтмичә, үз көчләренә ышанып яшәп ята бүген хезмәт сөючән Татар Казысы авылы халкы.
Шулай ук Янсуар авыл җирлегендә дә гражданнар җыены үтте. Әлеге авыл тормышы турында газетаның икенче битеннән тулырак укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа