Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Шигали авылында яшәүче пенсионер 600 мең сум акчасың югалткан

Яңа Шигали авылында яшәүче 67 яшьлек хатын-кызга билгесез кеше шалтырата, үзен банк хезмәткәре дип таныштыра

Аның исеменә җинаятьчеләр кредит рәсмиләштергәнен хәбәр итә. Әмма шунда ук аны килеп туган хәлдән чыгу юлы бар дип тынычландырган: банкка барырга, кредит алырга һәм акчаны “куркынычсыз” счетка күчерергә кирәк дигән. Пенсионер хатын-кызга хәтта аның яшәү адресын алдан белеп, таксига заказ биргәннәр. Ул барысын да үзенә кушканча эшләгән, нәтиҗәдә 600 мең сум акчасын югалткан.  

Шул ук схема буенча Питрәч авылында яшәүче хатын-кызны да алдалый язганнар. Ул да шалтыратучыларга ышана, әмма 950 мең сум акча җибәрергә җыенса да, акчаны күчереп өлгерми. Ире туктатып кала, ул соңгы минутта барысын да аңлап ала һәм хатынының кем белән эш иткәнен төшенә.

– Банк хезмәткәрләре шалтыратып, кредит алырга тәкъдим итә һәм аны бирү шартларын ачыклау өчен офиска чакыра ала. Әмма алар телефон аша банк картасы номерларын, паспорт мәгълүматларын һәм башка конфиденциаль мәгълүматны сорарга хокуклы түгел, – дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча тикшерү бүлеге башлыгы Азат Хәбибрахманов. 

 

Әгәр дә дустыгыз, туганыгыз яки таныш кешегез сездән смс аша бурычка акча сораса, башта аңа шалтыратыгыз һәм ул сезгә башка берәү түгел, ә үзе мөрәҗәгать иткәненә инаныгыз.  

Әгәр дә банктан шикле шалтырату килә икән, трубканы куегыз һәм кайнар линиянең рәсми номерына шалтыратыгыз һәм барысын да ачыклагыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса