Илһам Кашапов «Теләкләр чыршысы»нда катнашты
Җәмгыять

Илһам Кашапов «Теләкләр чыршысы»нда катнашты

Бу хакта үл үзенең телеграм-каналында хәбәр итте

Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов "Теләкләр чыршысы" акциясендә катнашты.

Муниципалитет җитәкчесе барлык теләүчеләрне хәйрия акциясенә кушылырга чакырды.

"Могҗизага ышана яки ышанырга теләгән һәркемгә «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе ярдәм итә. Ул балаларның иң матур хыялларын чынга ашыра. Сез дә кушылыгыз!", - дип билгеләп үтте Илһам Миңнеханович.


Акция быел 10 ноябрьдә старт алды. Проект кысаларында дәүләт эшлеклеләре 2023 елның 28 февраленә кадәр авыр тормыш хәлендә калган балаларның хыялларын тормышка ашырачаклар.