Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң популяр татар китаплары исемлеге билгеле булды

Исемлектә Искәндәр Сираҗи, Шәмсия Җиһангирова, Галия Сафиуллина әсәрләре бар

Татарстан Милли китапханәсе быел җәй көне иң күп укылган татар китаплары исемлеген төзегән.  

Исемлекне Галия Сафиуллина «Сыналган мәхәббәт» китабы белән башлап җибәрә.

Икенче урында балалар өчен Татарстан китап нәшрияты бастырган «Минем тәнем» (Лариса Клюшник) китабы.  
 
Өченче һәм дүртенче урыннарда - журналист, нашир һәм язучы Искәндәр Сираҗиның «Бер утыру – бер гомер», озак еллар телевидение мөхәррире булган Индус Сирматовның «Туксан тугыз шаяру» робагыйлар китабы.

Шулай ук исемлеккә Сәмига Сәүбәнованың «Кырау суккан алмагач» хикәяләр китабы, Шәмсия Җиһангированың балалар өчен язылган «Өлгер ай» шигырьләр китабы, табип Нур Сибгатуллинның «Каләм гаме» шигырьләр җыентыгы кергән.

Сүз уңаеннан, безнең редакциядә дә арзан бәядән популяр татар китаплары сатыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса