Инвалидлар ункөнлеге алдыннан «кайнар линия» ачылды
Бирегә мөрәҗәгать итеп, сораулар бирергә һәм тәкъдимнәр җиткерергә мөмкин.
Инвалидлар ункөнлеге алдыннан Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «кайнар линия» ачты.
(843) 557-20-49 номерына дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр – 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр шалтыратырга була. «Кайнар линия» 7 ноябрьгә кадәр эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа