Очрашу үзара хөрмәт атмосферасында узды
Питрәчнең көмеш волонтерлары һәм ТР Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе активистлары Биектау районының «Добрый» балаларны савыктыру лагеренда узган республика семинарында катнаштылар.
Семинар программасын һәр катнашучы яңа белем белән китәрлек һәм тәҗрибә уртаклашырлык итеп төзеделәр. Бу бөтен республикадагы коллегалар белән яңа идеяләр турында фикер алышу, иреклелек проектлары һәм практикалары турында белү, фикердәшләр белән аралашудан рухлану мөмкинлеге булды.
Очрашу үзара хөрмәт атмосферасында узды. Катнашучылар тәҗрибә уртаклаштылар, очрашкан кыенлыклар турында сөйләделәр һәм кешеләргә чын күңелдән ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында фикер алыштылар.