Җир халкы 8 миллиард кешегә җиткән
Бу хакта Берләшкән милләтләр оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә
Җир халкы саны 8 млрд кешегә җиткән.
Оешма билгеләп үткәнчә, 1 млрд кешегә арту өчен 12 ел кирәк булган, әмма планетаның халкы 2037 елда ук 9 миллиардка кадәр артачак, ә 2080 елга - 10,4 миллиардка кадәр.
10 миллиард билгесенә җиткәч, планетада халык саны артудан туктаячак, чөнки үлем коэффициенты туучылар саныннан артып китәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа